Син – нигез хуҗабыз
Яраткан тормыш иптәшем Искәндәр Шәмси улы Харисовны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйм!
Олы җанлы, сабыр холыклы, миһербанлы, саф күңелле, акыллы киңәшләрең белән тормышыбызны ямьләндереп яшәүче газиз кешебез, олы таянычыбыз син. Синең белән янәшә узган 38 ел гомерем бик матур булды. Безнең өчен, безне бәхетле итү өчен тырышасың, изге күңелле, тынгысыз җаныбыз. Син булганга безнең бәхетебез түгәрәк, өстәлләребез сыйлы, күңелләребез күтәренке.
Гомер юлыңда хезмәттәшләрең арасында олы абруй казандың. Кешеләргә, авылдашларга,туганнарга һәрчак ярдәмчел һәм ихтирамлы син. Кызларыбыз Гөлназ белән Гүзәлне тормышка якты өметләр баглап үстердек. Бүген алар безнең олы киңәшчеләребез, ярдәмчеләребез, берсеннән-берсе матур гаиләләре бар. Дүрт оныгыбыз әби-бабай дип өзелеп тора, Аллага шөкер. Син – безнең нигез хуҗабыз, бәхет ачкычыбыз. Киләчәктә дә бер җан, бер тән булып яшәргә язсын, пар канатларыбыз каерылмыйча, бер-беребезгә кирәк булып, балаларыбызга терәк булып, озын-озак гомер итәргә язсын!
Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын
Безнең тату, бердәм ояга.
Пар канатлы булып тигез яшик,
Бәхет-шатлык татып дөньяда.
Авырлыклар инде артта калды,
Җиңеп бардык һәрбер киртәне.
Бәхет, шатлык һәм куаныч белән
Каршылыйк без һәрбер иртәне.
Иң изге теләкләр белән, сине чиксез яратып һәм хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Гөлнәзирә.
Нет комментариев