Рәшит Хөсәеновны 50 яшьлек юбилее белән гаилщсе котлый!
Мусабай Завод авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Рәшит Зәкәрия улы Хөсәеновны гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып, безнең өчен ут йотып яшәүче кадерледән-кадерле кешебез син безнең! Син таянычыбыз, терәгебез, ышанычыбыз, барыбызны бер учка җыеп тотасың, яшәү көче бирәсең, дөньябызга нур өстисең. Балаларны да киң җилкәң белән саклап-яклап яшисең. Гомер буе машина йөртүче булып эшлисең, син узган чакрымнарны санап бетерерлек түгел. Барысы да гаиләң, балаларың өчен. Кешелекле булуың, ярдәмчеллегең өчен туганнар, авылдашлар да хөрмәт итә үзеңне. Мең рәхмәт сиңа, кадерлебез!
Киләчәктә дә тигезлектә, сәламәтлектә, балаларга алтын киңәшләреңне биреп, нигезебез хуҗасы булып яшәсәң иде. Тормыш юлың мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын, озын-озак гомер кичерергә насыйп итсен. Балалар игелегенә куанып, иминлектә, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын! Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез.
Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс йөрәгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Сине яратып, хатының Зөлфия, улларың Айдар, Айзат. Безнең теләкләргә әниебез Вәсимә һәм туганнар да кушыла.
Нет комментариев