Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Роберт Исаевны 80 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

01 май 2020, 09:10

923

0

0

Кадерле кешебез – газиз әтиебез Роберт Ильич Исаев 1 май көнне 80 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. Аны әлеге күркәм бәйрәме белән тәбрикләп, иң матур теләкләрне юллыйбыз.

Әтиебез! Син гомерең буе туган җиреңә тугры калып, аның яшәешенә, үсешенә саллы өлешеңне керткән кеше. Озак еллар «Кама» хуҗалыгында парторг булып эшләдең, аннары Боерган, Калмия мәктәпләрен җитәкләдең. Намуслы хезмәт куеп, авылдашларың, район-дашларың арасында олы абруй казандың. Әниебез белән өч малай тәрбияләп үстердегез, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Бүген безнең гаиләләребез, балаларыбыз өчен сөенеп, җан атып яшисең.
Кадерлебез, сиңа теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын юллыйбыз. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Алдагы көннәреңдә дә балалар, оныклар игелеге күреп, барыбызга да кирәк һәм терәк булып озак яшәргә насыйп итсен.

Телибез без сиңа олы бәхет,
Сөенечләрнең иң татлысын,
Сәламәтлекнең иң ныклысын,
Тормышның мул, тулы, затлысын!

Иң матур теләкләр белән, барлык балаларың, оныкларың исеменнән улың Рамил. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев