Рәхилә Нәҗмиеваны 70 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Теләнче Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы мәктәптә озак еллар лаборант булып эшләгән ветеран хезмәттәшебез Рәхилә Габдулла кызы Нәҗмиеваны 70 яшьлек олы бәйрәме белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Рәхилә Габдулловна! Сез озак еллар коллективыбызда эшләп, хезмәттәшләрегез арасында зур ихтирам казанган кеше. Хезмәткә багышланган гомерегез бушка үтмәгән – иң мөһиме шул. Гаиләгездә дә кадерле, мөхтәрәм зат. Тормыш иптәшегез белән тәрбияле балалар үстереп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Бүген оныклар өчен өзелеп торасыз.
Алга таба да якыннарыгызның бәхет-шатлыкларына, куанычларына сөенеп, сау-сәламәт булып, барына шөкер итеп яшәргә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә. Тынгысыз күңелегез һич тә ару-талуны белмәсен, көч-куәтегез ташып торсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, өстәлләрегез бүгенгедәй мул, сыйлы, кунакчыл булсын.
Гел шатланып яшәгез, хәсрәт күрмәгез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәрәкәтле, матур тормыш Сезгә,
Якты булсын туар көннәрегез.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек белән
Килеп торсын алда көткәне.
Нет комментариев