Рәфкать Нуриевны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!
Югары Суыксу авылында туып-үскән, бүген Түбән Суыксуда яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Рәфкать Фазлый улы Нуриевны якынлашып килүче олы бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче, гаиләм дип өзелеп торучы кадерле кешебезгә озын гомер, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек телибез.
Әти! Синең гомер юлыңны якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк итеп куярлык. Син гаилә нигезебезнең тоткасы да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып, аталарча кайгыртып, гаделлеккә өйрәткәнең өчен мең рәхмәт сиңа. Тормышыбызга ямь өстәп, тагын озак еллар әниебез белән тигезлектә, муллыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, күңел җылысын тоеп, бергә-бергә гомер кичерергә язсын.
Син тырыш та, таләпчән дә,
Җор сүзле һәм бик уңган.
Без бәхетле – синдәй әти
Нәкъ безгә насыйп булган.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Галия, кызың Гүзәл, киявең Азат, улың Рамис, киленең Айсылу, оныкларың Лилия, Айгөл, Резида, Алия, Ралия.
Нет комментариев