Нурия Исрафилованы 55 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!
Татарстан поселогында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, сөйкемле әбиебез Нурия Вагыйз кызы Исрафилованы гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Әниебез – Иске Байлар авылы кызы. Әтиебез Фәйсүн белән алар икесе дә «Кама Беконы» предприятиясендә хезмәт куя. Шушы котлавыбыз аша безнең әниебезгә иң җылы теләкләребезне ирештерәсебез килә. Ул – иң матур, иң изге теләкләргә лаек кеше.
Әни! Син безнең өчен изге зат, безне күз карасыдай күреп үстердең, укыттың, кеше иттең, бар җылы назыңны бирдең. Кешеләргә дә ярдәмчел, күңелең эчкерсез синең. Сабырлыгың, ачыклыгың, тыйнаклыгың хөрмәтенә бөтен авыл халкы ярата, ихтирам итә сине. Әтиебез белән матур яшәвегезнең нәтиҗәсе, без дә сездән үрнәк алып, гаилә тигезлеге, татулыгы белән яшибез, оныкларыгыз да сезнең өчен өзелеп тора.
Әни, тәмле сыйларыңны татып, кадер-назларыңны тоеп, яшәгән саен яшисе, синең белән булган һәр минутның кадерен беләсе килә. Бары тик исән-сау гына бул, авырма, күңелең һәрчак тыныч булсын. Озын гомер кичереп, әтиебез белән бергә тигезлектә, без – балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп яшә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың Фәнис, Флүс, киленнәрең – Эльмира, Алия, оныкларың – Тимур, Раил, Инсаф һәм Әминә. Бу теләкләргә әниең Нурдидә, кайнанаң Гөлфирә, кайнатаң Әсхәт һәм кода-кодагыйлар да кушыла.
Нет комментариев