Мәхмүт Сафиуллинны туган көне белән гаиләсе котлый!
Түбән Суыксу авылында туып-үсеп, бүгенге көндә дә шунда тормыш итүче кадерле әтиебез, бабаебыз Мәхмүт Зәки улы Сафиуллинны гомер бәйрәме – 71 яшь тулган көне белән котлыйбыз.
Әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы, әни белән сиңа бик күп сынаулар үтәргә туры килгән. Безне кадерләп үстергәнең , әтиләрчә кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балалар, оныклар игелеген күреп, әниебез белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып хәерле тыныч картлыкта гомер итәргә язсын. Сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәсәгез иде.
Әти! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез!
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Озын гомер бирсен Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мәрзия, улың, киленең, кызларың һәм оныкларың.
Нет комментариев