Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәңге аумас терәк булып яши

29 апреля 2020, 11:05

537

0

0

Иске Байлар авылында гомер итүче Искәндәр Шәмси улы Харисовның 28 апрель көнне 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Төпле, зирәк акыллы, сабыр холыклы, таләпчән, ныклы кыйблалы булганы өчен без генә түгел, күпләр хөрмәт итә аны. Аңа булган хөрмәтебез, рәхмәтебезне сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Тормышның ачы җилләренә каршы торып, якыннары өчен мәңге аумас терәк булып яши, безнең өчен үрнәк ул. Алга таба да таянычыбыз, ышанычыбыз булып, безгә – кадерле туган, балаларыбызга яраткан абый булып, арабызда озак яшәргә насыйп булсын иде. Кадерлебезгә юбилее уңаеннан саулык-сәгадәт, бәрәкәтле, имин тормыш, кайгы-хәсрәтсез аяз көннәр, озын гомер телибез.

Безнең өчен мәңге кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Якты караш, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Кадерлебез, гомереңдә һәрчак
Безгә үрнәк булып яшисең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул
Сәламәт һәм имин яшәвең.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп апаларың Люзия, Һидая һәм абыең Илдар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев