Хөрмәтле Марат Габделхәевич!
Гомерен авыл җирлеген үстерүгә багышлап, зур ихтирам-хөрмәт казанган җитәкче булакрак, сезне гомер бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз.
Сез, авыл үсешен кайгыртып, хезмәт кешесенә күптөрле ярдәм һәм ихтирам күрсәтеп яшисез. Озак еллар дәвамында эшләгән хезмәтегезнең әҗере булып халык алдындагы абруегыз тора. Җаваплы эш башкарып, хезмәт кешесен кайгыртып яшәвегез, барысын да күз уңында тотуыгыз сезгә булган хөрмәтне, ышанычны арттыра.
Гадилек, кешене аңлау, сабырлык, тәвәкәллек, үз-үзеңне аямау – бу сезгә бирелгән асыл сыйфатларның тик берничәсе генә. Сезнең һәрвакыт яңалыкка омтылуыгыз, проблемалар алдында куркып калмавыгыз безнең күңелләрдә ышаныч уята.
Гаиләгез өчен дә ышанычлы терәк, таяныч сез. Хезмәткә багышлаган гомерегез озын, бәрәкәтле, имин булсын. Күңел тынычлыгы белән тигезлектә, бәхетле көннәрне күреп яшәргә насыйп булсын. Үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын! Зур бүләгебез – хөрмәтебез!
Эш белән бәхетле сез,
Җаваплы вазифагыз.
Сезнең белән бергә эшләп,
Һәрвакыт сокланабыз.
Иртә дими, кич димисез,
Ял дигәнне белмисез.
Бәйрәмегез белән котлап,
Зур уңышлар телибез.
Хөрмәт белән Әҗмәкәй авыл җирлеге депутатлары исеменнән Равил Төхбатуллин.
Нет комментариев