Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Хөрмәтле Галия Зиннуровна!

29 май 2019, 12:54

941

0

0

Хөрмәтле Галия Зиннуровна!

С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы хуҗалыкта сыер савучы булып эшләүче Галия Зиннур кызы Хәмитованы 50 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итә һәм иң изге теләкләрне юллый. 
Хөрмәтле Галия Зиннуровна! Сез үтә дә матур вакытта – табигатьнең, тереклекнең уянган, яшеллеккә күмелгән чорында тугансыз. Шуңадыр күңелегез дә эчкерсез, ихлас. Шактый еллар хуҗалыгыбызның иң авыр тармагында – терлекчелектә хезмәт куясыз. Тырыш булуыгыз, сабырлыгыгыз, эшегезне җиренә җиткереп башкаруыгыз белән хезмәттәшләрегез алдында ихтирам казандыгыз. Һәрвакытта да шулай ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз.
Сезгә гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын, сәламәтлекнең ныклысын телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Эшегездә зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Гаиләгез имин булсын, якыннарыгызның игелеген  күреп яшәргә язсын Сезгә.
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев