Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәлимә Насееваның 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

12 апреля 2020, 08:10

715

0

0

Чыршылы авылында туып-үскән, бүген дә шунда яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Хәлимә Салих кызы Насееваның 12 апрельдә 80 яшьлек юбилее. 
Әни, син безнең өчен иң якын, иң кадерле кеше. Гомерең буе хәләл көч белән яшәдең. Тормыштан тәм табып, гаиләңне җил-яңгырдан саклап, якыннарыңа ныклы терәк, авырлыклар килгәндә таяныч булып гомер кичердең. Барысы өчен дә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез сиңа. 
Олы җанлы, киң күңелле әниебез! Күркәм бәйрәмең белән котлап, сиңа иң изге, иң матур теләкләрне юллыйбыз. Гомер көзләрең мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын, безне сөендереп, озын-озак гомер кичерергә насыйп итсен. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Безгә алтын киңәшләреңне биреп, нигезебез хуҗасы булып озак яшә әле.

Яшә әле, әни, йөзгә кадәр,
Шат күӊелле булып гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк булса,
Син дә безгә шулай кирәк бит.

Сине яратып, хөрмәт итеп, балаларың Раиф-Нәҗибә, Ләйсән-Газинур, оныкларың Ренат-Гүзәл, Рөстәм-Эльмира, Илнур-Евгения, Ильмир-Эльвира, Салават. Оныкчыкларың Реналь, Риана, Азалия, Булат, Фердинанд, Аделина. Бу теләкләргә барлык туганнар кушыла.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев