Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәлимә Насееваны 80 яшьлек юбилее белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова котлый!

12 апреля 2020, 10:50

639

0

0

Чыршылы авылында яшәүче хөрмәтле ветераныбыз, авыл старостасы Хәлимә Салих кызы Насееваны чын күңелдән 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез, иң изге теләкләрне юллыйбыз.
Хөрмәтле Хәлимә Салиховна! Сез күпләр сокланырлык тормыш юлы узгансыз, туган җирегездә 40 елдан артык хезмәт дәверегездә бар авыл халкының хөрмәтен яуладыгыз. Клуб мөдире, почтальон, пешекче... Кайда гына эшләсәгез дә, хезмәтегезне намус белән башкардыгыз. Шуның өстенә авылдагы бөтен җәмәгать эшләрен оештыручы да Сез. Намуслы хезмәтегез күпләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бәяләнгән. Сез – көчле хатын-кыз. Сынауларны горур үтә белгәнсез. Ирегез белән ярты гасырдан артык гомер итеп, ике бала үстердегез. Бүген оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз сөендерә. Уңган хуҗабикә, изге күңелле, ярдәмчел кеше Сез. Без Сезнең белән борчуларыбызны да бүлешәбез, шатлыкларыбызны да уртаклашабыз. 
Гомер бәйрәмегездә без Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, балалар игелеге телибез. Гел шулай тормыштан тәм табып, актив булып, якыннарыгызны сөендереп яшәгез. 

Олы хөрмәт белән район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, Кнәз авыл җирлеге ветераннар һәм инвалидлар советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев