Индира Шәйхаттарованы юбилее белән Роза апасы котлый!
Күзкәй авылында яшәүче кадерле сеңлебез Индира Мөхтәр кызы Шәйхаттарованың күркәм юбилее. Шундый истәлекле көнеңдә сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.
Кадерлебез! Син матур яз аенда дөньяга килгәнсең. Шуңа күрәдер күңелеңдә кояш җылысы, ә җаныңда гөлләр бакчасы. Йомшак күңелле, туган җанлы, ярдәмчел, сабыр холыклы булганың өчен барыбыз да яратабыз сине. Тормыш юлың игелекле, мактаулы хезмәт елларыннан үрелгән. Алдыңа буй җитмәслек олы максатлар куймыйча, тормыш юлыңда үз урыныңны табып, һәр алынган эшеңне җиренә җиткереп яши беләсең. Гомереңне яшь буынны укыту-тәрбияләүгә багышлавың да синең йомшак табигатең, йөрәк җылыңны башкалар белән уртаклаша белүең, бала җанлы булуың турында сөйли. Язмыш шундый нәрсә, барысы да шома гына бармый. Шөкер, кыен чакларда иңнәрен куярлык алтын баганаң – ирең Мирзаян бар. Бер-берегезне ярты сүздән аңлап, ярдәмләшеп, кыенлыкларны иңгә-иң куеп яши беләсез. Йорт-җирегез гөлбакча кебек, син тәмледән-тәмле ризыклар пешерә торган оста хуҗабикә дә. Шуңа да өегез ямьле, тормышыгыз мул, кайчан килмә, йөзегез якты.
Кадерле сеңлем, тагын озак еллар шулай булса иде, бәхетле булып, бер-берегезне җылытып, балаларыгызның яратуына, кайгыртучанлыгына уралып, тигез гомер итсәгез иде, йә, Раббем!
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, апаң Роза һәм балалар.
Нет комментариев