Индера Шәйхаттарованы 60 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!
Күзкәй авылында гомер итүче газиз апабыз Индера Мөхтәр кызы Шәйхаттарованы 60 яшьлек матур юбилее белән чын йөрәктән тәбрик итәбез.
Кадерлебез! Табигатьнең иң матур бер чорында – бар җиһан җылылыкка төрелгән мизгелдә тугангадыр, синең саф күңелеңнән дә җылылык һәм миһербанлык бөркелә. Тормышыңны изге гамәлләр белән бизәп яшәүче, бик тә күркәм холыклы, кешелекле, ихтирамга лаек кеше син.
Гомерең буе мәктәптә балаларга белем бирдең, яраткан хезмәтеңне бүген дә дәвам итәсең. Бар шатлык һәм борчуларыңны бүлешеп яшәүче тормыш иптәшең Мирзаян белән икегез дә шул юлны сайлап, авыл халкы алдында зур абруй казандыгыз.
Без синең уңышларыңа ихластан сөенәбез, горурланабыз. Рәхмәт сиңа – мәрхәмәтле олы йөрәгеңә, рәхмәт сиңа – һәрчак балкып торган якты йөзләреңә, алтынга торырлык киңәшләреңә. Гомерең буе туганнарың дип җан атасың, тормышларын кайгыртып торасың. Синдәй киң күңелле апабыз барында без бәхетле. Киләчәктә дә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, бәрәкәтле озын гомер, күңел тынычлыгы, балалар һәм оныклар игелеге насыйп булсын.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Иң изге теләкләр белән туганнарың Резедә, Марат-Эльмира, Илшат-Гөлнур һәм балалар. Бу теләкләргә әти белән әни дә кушыла.
Нет комментариев