Илшат Хәмидуллинны 65 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!
Әҗмәкәй авылында туып-үсеп, бүген дә шунда яшәүче кадерле, әтиебез, бабаебыз Илшат Габидулла улы Хәмидуллинны гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы, әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Безне кадерләп үстергәнең, әтиләрчә кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Бүген балаларыбызга да ягымлы дәү әти, бабай.
Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балалар, оныклар игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәсәгез иде. Әти, сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Без сине яратабыз hәм хөрмәт итәбез!
Әти, синең юлларыңа
Бәхетләр яуса иде!
Безнең өчен һәрчак шулай
Яшь булып калсаң иде.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәнүзә, кызларың-кияүләрең: Илсөяр-Фаяз, Гөлнар-Виталий, оныкларың Азалия, Эльза, Зәлинә, Милана.
Нет комментариев