Илшат Харисовны 65 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!
Иске Дөреш авылында гомер кичерүче газиз кешебез Илшат Гатүф улы Харисовның 25 май көнне 65 яшьлек юбилее. Без аны чын йөрәктән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез.
Кадерлебез! Син – бай тормыш һәм хезмәт юлы узган мөхтәрәм шәхес. Син гоме-реңне үтә дә тынгысыз һәм җаваплы педагог эшчәнлегенә багышладың. 43 ел яшь буынга белем биреп, шуның 35 елын мәктәп директоры булып эшләдең. Хезмәтеңне төгәл итеп, яратып башкаруың, зирәк акыллы, күркәм холыклы, тырыш, кешелекле һәм гади булуың белән авылдашлар арасында гына түгел, районда да зур ихтирам казандың.
Ә иң куанычлысы – син һәрвакыт газиз әниебезгә шәфкатьле ул, гаиләңдә төпле хуҗа, тугры ир, кайгыртучан ата, ике сеңелеңә яраткан абый була белдең. Синдәй киң күңелле, ярдәмчел, олы җанлы, туган нигездә барыбызны якты йөз белән каршы алучы абыебыз барында без әле бик озак еллар буыннар чылбырын өзмичә, зур гаилә булып яшәрбез, иншалла. Сиңа барлык игелекләрең өчен зур рәхмәт әйтәбез һәм алдагы көннәрдә дә Дания апабыз белән саулыкта, муллыкта, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, бала-оныкларга куанып, имин тормышта озын гомер кичерүеңне телибез. Гел шундый миһербанлы, юмарт, кунакчыл һәм эчкерсез булып кал, һәр туачак көн гаиләгезгә бары шатлыклар гына алып килсен. Без сине бик яратабыз!
Синең гомер күпләр өчен үрнәк,
Кеше бөек күркәм эш белән.
Яшә, абый, нык сәламәт булып,
Яшәү дәрте, сүнмәс көч белән!
Иң изге теләкләр белән әниебез Тәзкирә, тормыш иптәшең Дания, сеңелләрең Гөлшат һәм Чулпан гаиләләре, кызларың Эльмира һәм Рушана гаиләләре, 4 оныгың.
Нет комментариев