Ихтирамга лаек шәхес син
Иске Байлар авылында гомер итүче киявебез Искәндәр Шәмси улы Харисовны 60 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз, иң изге теләкләрне юллыйбыз.
Тормышыңны изге гамәлләр белән бизәп яшәүче, бик тә күркәм холыклы, кешелекле, ихтирамга лаек шәхес син. Күңелеңнән яктылык, аклык-пакълек, миһербанлык бөркелеп тора. Бар шатлык-борчуларыңны бүлешүче тормыш юлдашың, сеңлем Гөлнәзирә белән иңне-иңгә куеп, тирә-күрше, дус-туганга үрнәк гаилә булып гомер итәсез. Кызларыгызны чын кешеләр итеп үстердегез, бүгенге көндә дә балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен җан атып яшисез. Киләчәктә дә шулай бәхетле, матур гаилә булып, туганнарыгызны, якыннарыгызны, авылдашларыгызны куандырып яшәгез. Гөлнәзирә белән бер-берегезгә терәк-таяныч булып, балалар игелеген күреп, аларның уңышларына куанып, озын, тигез гомер кичерегез. Алдагы көннәрегездә дә сезгә күтәренке күңел, рух ныклыгы, гаилә бәхете, озын гомерләр телибез, аяк-кулларыгыз сызламасын. Йөзегездә һәрвакыт елмаю нуры балкысын, күңелегез күтәренке, җаныгыз тыныч, киләчәк көннәрегез имин, бәрәкәтле булсын.
Үткәннәргә үкенмәслек итеп
Яшәгәнсез – күпләр соклана.
Муллык, бәхет юлдаш булсын һәрчак
Яшәгәндә якты дөньяда.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарыгыз исеменнән Әлмәттә гомер итүче Гөлнур апагыз.
Нет комментариев