Иң якын кешебез
Салих-Тукай авылында туган, бүген Октябрь-Бүләк авылында яшәүче кадерле кешебез Зәфирә Хөсәен кызы Гыйльманова 3 майда 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге матур бәйрәме белән котлап, аңа иң изге теләкләрне юллыйбыз.
Кадерлебез! Без балаларыңны җил-яңгырдан яклаучы, язмыш санаулары алдында ышанычлы терәк була белүче ана, сөекле әби син. Җир йөзендә безнең өчен синнән дә якын, синнән дә рәхимле зат юктыр.
Син гомерең буе хуҗалыкта эшләдең, иң авыр хезмәтләрнең берсен башкардың – сыер саудың. Авылдашлар арасында да абруең зурдан. Һәрвакыт эш сөючән, тырыш, эчкерсез күңелле, гадел һәм тыйнаклыгың белән үрнәк булдың. Син – нигезебезнең тоткасы, өебезнең яме. Без балаларыңа, оныкларыңа биргән яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен иң зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, сөекле әниебез.
Туган көнең белән котлап, сиңа бәхетле картлык, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Һаман шулай изге күңелле булып, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, озак гомер кичерүләр насыйп булсын. Без сине бик яратабыз.
Әни! Мең рәхмәтләр әйтеп сиңа,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Ходай Тәгаләдән иң зур байлык –
Саулык-сәламәтлек сорыйбыз.
Сине яратып, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың исеменнән улың Илгиз һәм кызың Илсөяр.
Нет комментариев