Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлия Кәлимуллинаны 55 яшьлек юбилее белән Яңа Бүләк мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

27 марта 2020, 10:40

520

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Яңа Бүләк мәктәбе хезмәт коллективы техник хезмәткәр булып эшләүче Гөлия Хәмит кызы Кәлимуллинаны 55 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Гөлия Хәмитовна! Без Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, иң матур теләкләребезне бүләк итәбез. Матур тормыш юлы узып, шатлыклы да, сагышлы да гомер тукталышына җиттегез. 
Киләчәктә дә тормыш мәшәкатьләрен җиңә барып, бирешмичә, сынмыйча-сыгылмыйча, Ходай Тәгалә биргән һәр көнгә куанып яшәвегезне телибез. Гаиләгездә ышанычлы тормыш юлдашы, балаларыгызга кадерле әни, оныкларыгызга яраткан әби Сез. 
Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар гына телибез. Тормыш иптәшегез белән тигезлектә гомер кичерегез, рух күтәренкелеге белән яшәгез. Алдагы көннәрегезне якыннарыгызның игътибар-ихтирамын тоеп, тынычлыкта, иминлектә, бәрәкәттә, муллыкта яшәргә насыйп булсын. Кәефегез – күтәренке, сәламәтлегегез – какшамас, гомерегез озын булсын. 

Җан рәхәте бирсен Ходай сезгә,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булыg җирдә йөрергә. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев