Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Гел елмаеп яшәгез!

29 апрель 2020, 10:00

685

0

0

Теләнче Тамак урта мәктәбеенең ашханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Рәйханә Сәетгәрәй кызы Әхмәтшина бүген, 29 апрельдә, 60 яшен тутыра. Район мәгариф идарәсе, мәктәп коллективы һәм профсоюз оешмасы исеменнән без аны юбилее белән котлыйбыз.

Рәйханә ханым! Сез ару-талуны белмичә, вакыт белән исәпләшмичә, гадел, намуслы һәм бик саваплы эш башкардыгыз – ике дистә елдан артык мәктәп балаларының тамагы тук булуын кайгырттыгыз. Тамагы тук баланың күңеле көр, укуга сәләте, теләге көчле була. Балаларыбызны ризыкландырып, Сез аларның сәламәт булып үсүенә өлеш керттегез.
Мәктәбебездә озак еллар эшләү дәверендә коллективыбызның ихтирамын һәм хөрмәтен казандыгыз. Без Сезне үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, тырыш хезмәткәр буларак беләбез. Гади, кешелекле, ярдәмчел булганыгыз өчен балалар да яратты, коллектив та хөрмәт итте үзегезне. 
Күркәм бәйрәмегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Сезгә бәхетле озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Улыгыз белән киленегезнең кадер-хөрмәтен тоеп һәм оныклар бәхетенә төренеп, аларның игелеген күреп яшәгез. Гомерләрегез озын, кайгы-хәсрәтсез, туар таңнарыгыз тыныч булсын. Киң күңелегез мәңге картаюны белмәсен, Тормыштан ямь табып, ләззәт алып, гел елмаеп яшәгез.

Үткәннәргә үкенмәслек итеп
Яшәгәнсез – күпләр соклана.
Муллык, бәхет юлдаш булсын һәрчак
Яшәгәндә якты дөньяда.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев