Алсу Гайсинаны 55 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!
Актаныш районы Тат Ямалы авылында туып-үскән, бүген Боерган авылында гомер итүче Алсу Сабит кызы Гайсинаны 55 яшьлек матур юбилее белән тәбрик итәбез.
Кадерле кешебез! Шундый зур һәм якты бәйрәм көнеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. сиңа бу матур бәйрәмең көнендә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син дөньяда иң мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләрнең берседер. Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.
Киләчәктә да балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның, якыннарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әтиебез Фәйзәр белән хәерле һәм тыныч картлыкта озын гомер кичерегез.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер балаңның.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәйзәр, балаларың Рамил-Динара, Илһам-Айгөл, оныкларың Диана, Ильяс, Раил, Зарина. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың, барлык туганнарың кушыла.
Нет комментариев