Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Александр Аксаковны 85 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

08 мая 2020, 11:10

523

0

0

Зәй районы Кабан-Бастрык авылында туып-үскән, гомер буе Иске Дөреш авылында яшәгән, колхозның алдынгы механизаторы булган кадерле әтиебез Александр Васильевич Аксаковны 85 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!

Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың өчен зур рәхмәт сиңа. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле булдың. Син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа.
Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балалар, оныклар игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк булып озак гомер итегез. Әти! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары шатлыкта үтсен. 

Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.

Иң изге теләкләр белән, балаларың Раушания, Гөлзада, Лена, Рамил, Николай, оныкларың Рамилә, Алина, Виталий, Александр, Руслан, оныкчыкларың Лидия, Юлиана.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев