Поздравления

Сәет авылыннан Зөләйха Рәкыйпованы 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Сәет авылында гомер итүче кадерле кешебез Зөләйха Солтан кызы Рәкыйпованы 75 яшьлек матур юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Кадерлебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әти белән бергә бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.

Күпме булса, җирдә изге теләк -
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Игелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән кызың Ләйлә.

Нет комментариев