Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбашта чыккан янгында илле яшьлек ир-ат үлгән

Узган төндә Шилнәбаш авылының Октябрьнең 60 еллыгы урамында ике катлы йортның бер фатирында янгын чыга. Фаҗига урынына килгән ут сүндерүчеләр фатирдан ир-ат гәүдәсен табып алалар. 50 яшьлек әлеге ир берүзе генә яшәгән була, исерткеч эчемлекләрне бик еш кулланган, шул сәбәпле аны гаиләсе дә ташлап киткән. Ул көнне дә күршеләре аны...

Узган төндә Шилнәбаш авылының Октябрьнең 60 еллыгы урамында ике катлы йортның бер фатирында янгын чыга. Фаҗига урынына килгән ут сүндерүчеләр фатирдан ир-ат гәүдәсен табып алалар. 50 яшьлек әлеге ир берүзе генә яшәгән була, исерткеч эчемлекләрне бик еш кулланган, шул сәбәпле аны гаиләсе дә ташлап киткән. Ул көнне дә күршеләре аны кичтән эчкән хәлдә күргәннәр. Төнлә йорт эчендә төтен исен сизеп янгын сүндерүчеләргә хәбәр иткәннәр. фатир эчендә диван, идәннең бер өлеше янган. Ә ир-атның тәнендә пешкән урыннар юк, ул төтен исеннән үлгән дип фаразлана.

Кызганычка, авылның үзенең янгын сүндерү техникасы юк, шәһәрдән килеп җиткәнче озаграк вакыт үтә, сүндерүчеләр якында булса, бәлки, кешене үлеменнән саклап калып булыр иде, дип белдерәләр район буенча күзәтчелек эшчәнлеге белгечләре.
Кичтән район территориясендә тагын бер янгын теркәлгән - «Ивушка» бакчачылык ширкәтендәге бер йортның мунчасы янган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев