Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларны чистарта башлыйбыз

Район һәм шәһәр территорияләрен тәртипкә китерү максатыннан, быел да 1 апрельдән республикада санитар чистарту ике айлыгы игълан ителә, дип белдерделәр ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткән видеобрифингта. Бу чорда көнкүреш калдыкларын ташлауга кагылышлы таләпләрнең үтәлешенә тикшерү органнары тарафыннан игътибар аеруча зур булачак. Быел беренче мәртәбә тикшерү эшенә җәмәгать инспекторларын да...

Район һәм шәһәр территорияләрен тәртипкә китерү максатыннан, быел да 1 апрельдән республикада санитар чистарту ике айлыгы игълан ителә, дип белдерделәр ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткән видеобрифингта. Бу чорда көнкүреш калдыкларын ташлауга кагылышлы таләпләрнең үтәлешенә тикшерү органнары тарафыннан игътибар аеруча зур булачак. Быел беренче мәртәбә тикшерү эшенә җәмәгать инспекторларын да тарту планлаштырыла.
Узган ел ике айлык чорында республикада 10 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, алар буенча 6 меңнән артык беркетмә төзелгән, табигатьне саклау турындагы законны санга сукмаучыларга 18 млн сумнан артык штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар чистарту