Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

7 КӨНГӘ НӘТИҖӘ. РАЙОННЫҢ ТӨП ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Бу атнада районга кемнәр килгәне, ниләр булганы, авылларыбызның кешеләре турында кыскача.

1.«Минем дөньяга күз сал»

Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә «Минем дөньяга күз сал» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Кешелеклелек темасына багышланган бу чарада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән интернат-мәктәбе балалары, урта мәктәп укучылары, укытучылар, Мусабай-Завод, Иске Дөреш, Яңа-Бүләк авыллары китапханәчеләре, Теләнче-Тамак мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.

Бу хакта тулырак

2.Кошларда да кеше язмышлары...

Юкка гына Өлкәннәр көне нәкъ менә шушы вакытта үткәрелми шул. Ел саен өлкән буын кешеләре, кошлар кебек, китә бара. Аларның кадерен белергә, хөрмәт күрсәтергә өлгереп калыйк. Юкса, үкенечкә калыр.

Мәләкәс авылында зур хөрмәткә лаек, гомере буе “җигелеп” эшләгән, инде 10нчы дистәләрен ваклый башлаган апалар бар. Күпне күргән, күпне кичергән бу апалар үзләре бер “ аяклы тарих”. Трофимова Евдокия апа шуларның берсе. Аны хөрмәт итеп балалар да, өлкәннәр дә килеп тора. Ә ул үзе һәрчак елмаеп каршы ала, башыннан кичкәннәрне әкрен генә “җепкә тезә”.

Бу хакта тулырак

3. Билгеләнү

2 октябрьдән Кече Шилнә авылы мәктәбе директоры итеп Рафаэль Хәмәтшин билгеләнде.

Моңарчы Рафаэль Рафак улы Яр Чаллы шәһәрендә автомеханика техникумында эшләгән.

4.Беренчелек – Күзкәй командасында

Өлкәннәр декадасы кысаларында Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт һәм сәламәтләндеү комплексында узган спартакиадада районның 16 авыл җирлегеннән килгән ветераннар көч сынашты. 

Бу хакта тулырак

5.Чөгендер алабыз, кәбестә җыябыз, туфракны кышка әзерлибез

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов хакимияттә үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы эшләренең бүгенге торышына кыскача анализ ясады. 

Бу хакта тулырак

6.Район медицина хезмәткәрләре республика спартакиадасында җиңү яулады

Күптән түгел Казанда «Сәламәтлек-2018» спартакиадасы узды. Биредә республиканың Лаеш, Кукмара, Чүпрәле, Актаныш, Аксубай һәм безнең районның медицина хезмәткәрләре көч сынашты. Районның үзәк дәваханәсе табиблары спартакиадада өченче урын алды. Аларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дипломнары һәм 60 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Бу хакта тулырак

7.Хакимияттә хезмәт ветераннарын зурладылар

Хакимият бинасында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Бу хакта тулырак

8.Укытучылар көнен билгеләп үттеләр

Быел укытучылар көнен зурлап шәһәрнең «Энергетик» мәдәният сараенда билгеләп үттеләр. Бу көнне районның мәгариф учреҗдениеләре хезмәткәрләрен район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева һәм мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәмәтҗанова котлады. 

Бу хакта тулырак

9.Район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Ленар Авзалов билгеләнде

Чәршәмбе көнне район Советының чираттагы утырышы үтте. Анда район җитәкчелеге, район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты. Утырышны район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Көн тәртибендә каралган биш мәсьәләнең берсе – район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү булды.

Бу хакта тулырак

10.Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре республика бәйрәмендә катнашты

Сишәмбе көнне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең «Корстон» күңел ачу сәүдә үзәгендә республиканың авыл хуҗалыгы хезмәт алдынгыларын кабул итте. Биредә Тукай районыннан район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә 15 кешелек делегация составында хужалык җитәкчеләре катнашты. 

Бу хакта тулырак

11.Тукай районының Мактаулы гражданины исеме булдырылды

Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, төзелеш, мәдәният, тәрбия, мәгариф, сәламәтлек һәм хокук саклау, хәйриячелек эшчәнлеге һәм башка өлкәләрдәге казанышлары өчен гражданнарны бүләкләү максатыннан «Тукай муниципаль районының Мактаулы гражданины» («Почетный гражданин Тукаевского муниципального района») исеме булдырылды. Тукай муниципаль районы башлыгы карары нигезендә әлеге мактаулы исемнең Нигезләмәсе расланды.

Тулырак бу турыда муниципаль районның рәсми сайтында укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев