Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Ленар Авзалов билгеләнде

Чәршәмбе көнне район Советының чираттагы утырышы үтте. Анда район җитәкчелеге, район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты. Утырышны район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Көн тәртибендә каралган биш мәсьәләнең берсе – район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү булды.

Әлеге вазифага ике кандидат дәгъва кылган. Беренчесе – хәзерге көндә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Ленар Авзалов, икенчесе – район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ришат Мөбарәкҗанов. «Аларның һәрберсе буенча тиешле документлар тупланды», – дип белдерде конкурс комиссиясе рәисе Әсхәдә Наврозова. 
– Тукай районында эшләү дәверендә мин барлык авыл җирлекләрендә булып, барлык авыл хуҗалыгы оешмалары, сәнәгать предприятиеләре, социаль объектлары белән таныштым. Тукай районы – авыл хуҗалыгы районы. Җитештерүчәнлекне күтәрер өчен яңа технологияләр кертү кирәк дигән фикердә торам. Алар белән эшләү өчен әзерлекле кадрларның булуы мөһим. Үзем өчен мин берничә өстенлекле юнәлеш билгеләдем. Беренчедән, Президент программаларында һәм федераль максатчан программаларда катнашу. Аеруча, төзелеш өлкәсендә һәм капиталь ремонт белән бәйлеләрендә. Икенче юнәлеш социаль объектлар белән бәйле. Әлеге өлкәдә зур эшләр башкарылды, әмма алга таба тагын да күбрәк эшлисе бар. Инвесторлар тарафыннан сәнәгатькә зур кертемнәр салынган. Агросәнәгать паркы төзү буенча эшне активлаштырырга кирәк, – дип чыгыш ясады Ленар Авзалов.
Аның кандидатурасын яклап Боерган авыл җирлегеннән депутат Айрат Арсланов доклад белән чыкты.
Район Уставына нигезләнеп, башкарма комитет җитәкчесе ачык тавыш белән сайланды. Нәтиҗәдә, кандидатларның беренчесе – Ленар Авзалов депутатларның 100 процент тавышын җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев