Якты юл
  • Рус Тат
  • Хакимияттә хезмәт ветераннарын зурладылар

    Хакимият бинасында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

    Күп еллар районда эшләгән, хәзерге көндә лаеклы ялда булган хезмәт ветераннары өчен бәйрәм табыны, җырлар, котлаулар һәм курай моңы әзерләнгән иде. Бәйрәмгә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин да килде. Ул өлкәннәрне котлап, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Өлкәннәребез күңел ачып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Алар район башлыгы Фаил Камаевның игътибарлы җитәкче булуын билгеләп үттеләр, оештырылган бәйрәм өчен аңа бик тә рәхмәтле калдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: