Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Беренчелек – Күзкәй командасында

Өлкәннәр декадасы кысаларында Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт һәм сәламәтләндеү комплексында узган спартакиадада районның 16 авыл җирлегеннән килгән ветераннар көч сынашты. 

– Хөрмәтле ветераннар, сезне биредә күрүебезгә без бик шат. Бүген безнең чираттагы спартакиада. Өлкәннәр декадасында мондый чара үткәрү матур гадәткә әверелде. Ярышларда барыгызга да уңышлар телим, – дип башлап җибәрде чараны районның яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев.
Ярышлар алты спорт төре: өстәл теннисы, шашка уеннары, дартс, мылтыктан ату, бочча, армспорт буенча оештырылды. Өлкәннәр командаларга бүленде һәм ярышларда чиратлашып катнашты.
Әби-бабайлар үзләре теләгән спорт төрен сайлап, бәйгене башлап җибәрделәр. Кемдер мылтыктан атарга, кемдер җитдиләнеп шашка, теннис уйнарга, кемдер армспортта көч сынашырга кереште.
Спартакиадада катнашучыларга хөкемдарлар үз киңәшләрен дә әйтеп, аларга бәя биреп барды.
Мылтыктан атучыларны кулларын калтыратмаска чакырдылар, бу ярышта барысы 40лап кеше катнашты. Шашка уенында математика фәнен белү мөhим, дартста исә «сулагайларга» уң аякларын алга куярга, уңагайларга, киресенчә, сул аякны алга чыгарырга дигән кинәшләр дә ишетелде арадан.
– Мылтыктан аттым әле, хәзер тенниска барам. Аннары кул көрәштерәм, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Күзкәй авылыннан 62 яшьлек Илгизә Нуруллина. Бу көнне мылтыктан ату буенча иң яхшы күрсәткечкә ирешүче – 32 бал жыючы ул булды.
Башка күрсәткечләргә килгәндә, әйтик, дартс буенча хатын-кызлар арасында Комсомолец поселогыннан Резидә Миңнехановага, ир-атлар арасында Мәләкәстән Михаил Калининга тиңнәр булмады. Күзкәй авылыннан Илгизә Нуруллина мылтыктан ату буенча – беренче, Комсомолецтан Мария Мөстәкыймова икенче урынга лаек дип табылды. Шашка уенында хатын-кызлардан Мусабай Заводтан Резидә Гәрәева – беренче, Татарстан поселогыннан Әнүзә Нәбиуллина икенче урынны яулады. Ир-егетләр арасында бу төр ярышта Круглое Поле поселогыннан Николай Дьячков – беренче, Мәләкәстән Василий Иванов икенче урынга чыкты. Өстәл теннисы уенында көч сынашучы гүзәл затлардан Борды авыл җирлегеннән Любовь Елинага тиңнәр табылмады. Татарстан поселогыннан Елена Пучинина икенче урында булды. Спортның әлеге төрен сөюче ир-егетләрдән Яңа поселогыннан Наил Хөсәенов беренчелекне яулады, Татарстан поселогыннан Данил Дунаев икенче урынга чыкты.
– Олы яшьтә булсак та, мондый төр чаралар безне яшәртеп җибәрә, көч-дәрт бирә. Кайберләребез инде ялгызы гомер итә. Чара үзенә күрә күңел ачарга, аралашырга, яңа танышлар табарга ярдәм итә, – диде Мусабай Завод авылыннан Гөлсем Ибәтуллина.
Спартакиада ярышларының нәтиҗә-
ләре буенча районның өлкәннәр җыелма командаларыннан беренчелекне Күзкәй, икенче урынны Кнәз, өченче урынны Мусабай Завод авыл җирлекләре алды.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, район хакимиятендә узган киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев спартакиадада бер ветераны да катнашмаган Иске Абдул, Иштирәк, Боерган, Кече Шилнә, Иске Дөреш авыл җирлеге башлыкларына каты кисәтү белдерде.
– Өлкәннәрне мондый спорт чараларыннан мәхрүм итмәскә кирәк, – диде район башлыгы катгый рәвештә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев