Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район медицина хезмәткәрләре республика спартакиадасында җиңү яулады

Күптән түгел Казанда «Сәламәтлек-2018» спартакиадасы узды. Биредә республиканың Лаеш, Кукмара, Чүпрәле, Актаныш, Аксубай һәм безнең районның медицина хезмәткәрләре көч сынашты. Районның үзәк дәваханәсе табиблары спартакиадада өченче урын алды. Аларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дипломнары һәм 60 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Спартакиадада район данын үзәк дәваханәнең баш табибы җитәкчелегендә табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары яклады. Алар барысы бергә 32 кеше булды. 
– Һәр ел саен зона бәйгесендә актив катнашабыз. Ярышның беренче этабы дәвалау оешмалары арасында үтте. Икенче этабында биш район белән ярыштык. Шушы этапта җиңеп, республикакүләм ярышка чыктык, – дип сөйли район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов.
Ярышлар спортның 6 төре буенча узган. Программага волейбол, шахмат, өстәл теннисы, канат тарту, җиңел атлетика эстафетасы кергән.
Волейбол буенча районның хатын-кызлар командасы беренче урын алса, ир-егетләребез өченче урынга лаек булган. Бадминтон уенында исә безнең гүзәл затлар икенче, ир-атлар өченче урын яулаган. Тагын бер спорт төрендә – шахматта тукайлылар беренче урынга лаек булган. 
– Ярышта ГТО нормаларын да тапшырдык. Үзенә күрә күңелле чара инде, – ди спартакиадада катнашкан Миләүшә Фәрдиева.
Спартакиадада катнашучыларны яраткан һөнәр генә түгел, ә спортка мәхәббәт тә берләштергән. 
– Без яхшы нәтиҗәгә бергәләп ирештек. Гомуми исәп буенча җыелма команданың 3нче урын алуы юкка түгел, – дип сөйли баш табиб Галим Габбасович.
Бүләк акчага үзәк дәваханә спорт кирәк-яраклары алырга планлаштыра. Шулай ук спартакиадада катнашучыларга район үзәк дәваханәсе тарафыннан да акчалата премия вәгъдә итәләр. 

Марат Хафизов фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X