«Минем дөньяга күз сал»
Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә «Минем дөньяга күз сал» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Кешелеклелек темасына багышланган бу чарада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән интернат-мәктәбе балалары, урта мәктәп укучылары, укытучылар, Мусабай-Завод, Иске Дөреш, Яңа-Бүләк авыллары китапханәчеләре, Теләнче-Тамак мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
Нәрсә ул кешелеклелек? Аны ничек танып белергә соң? Бу һәм башка сорауларга җавапларны классик язучылар әсәрләреннән, бөек кешеләрнең цитаталарыннан, әйтемнәрдән табарга тырышты балалар. Алар «Изгелек эшләре» сандыгыннан матур сүзләр табып, моңсуланган кояшка ямьләнергә ярдәм иттеләр. Яхшылык белән начарлыкны аерыр өчен, балаларга Н.Носовның «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әкиятенә анализ ясалды. Бу әкиятнең курчак театры урта мәктәп укучылары тарафыннан тамашачыларга күрсәтелде. Шулай ук балаларга кечкенә китаплар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бу китапчыкларга балалар яхшы гамәлләр турында язылган шигырьләр дә тупладылар. Дөньяда яхшылык кына кылырга өндәгән бу чара кызыклы да, үзенчәлекле дә булды.
Теләнче-Тамак авылыннан баш китапханәче Рамилә Сагдеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев