Редакция бәйгеләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
Оста итеп чәкчәк пешерүчеләр арасында үткәрелүче «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесе буенча НИГЕЗЛӘМӘ
Авыл җирлекләрендә чәкчәк пешерүче осталар бәйге шартлары белән кызыксына башлады инде. Узган елда беренче тапкыр оештырылган бу бәйге сынау гына иде. Анда иң кыюлар катнашып, үзләрен сынап карады. Ә Тукай районында мондый осталар йөзләгән. Кемдер чәкчәкне үз туганнарын сыйлау өчен генә әзерләсә, кем өчендер инде бу – яшәү өчен акча эшләү чыганагы. Ничек кенә дисәң дә, бу яктан районда көндәшлек зур. Шуңа күрә үзләрен күрсәтеп, танылырга теләүчеләр дә аз түгел. Чәкчәкне тәмле итеп, җиренә җиткереп пешерү дә бөтен кешенең дә хәленнән килми, әлбәттә, ул – зур тырышлык һәм осталык сорый торган хезмәт. Һәм, ниһаять, без быел да кабаттан осталарның нәрсәгә сәләтле икәннәрен күрәчәкбез. Бәйгенең сайлап алу турларын үткәрү район җитәкчелеге тәкъдиме белән Башкарма комитетның мәдәният бүлегенә йөкләнде. Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренең халыкка якынрак булуын исәпкә алып, алар аны җиренә җиткереп, үз катнашучыларын бөтен сыйфатларын искә алып, күрсәтәчәк. Сайлап алу туры осталар арасында чын ярыш формасында үтәргә һәм истә калырлык булырга, һәр авылда чын бәйрәмгә әйләнергә тиеш. Бәйгене матур итеп оештырып чыгуда без авыл җирлекләре башлыклары ярдәменә өметләнәбез. Чөнки һәр җирлектән булган катнашучы үз авылы данын яклаячак, авылларын тәкъдим итәчәк. Шуңа да сайлап алу турында да, финалда да һәр катнашучының җанатарлары булсын иде. Оста чәкчәк пешерүче булу бер хәл булса, шушы татлы ризыкны матур итеп халык алдында күрсәтә белү дә кирәк бит. Ә җанатарларның залда булуы һәр катнашучыга җиңүгә дәрт өстәячәк.
-
Яңа елны бүләк белән каршылыйк!
2020 елга аяк басарга бик аз вакыт калып бара. Яңа ел алдыннан без райондашларыбыз өчен чираттагы бәйгене игълан итәбез. «Ишегалдындагы иң матур чыршы» дип атала ул. Әлеге бәйгедә кем тели, шул катнаша ала. Ул өй алдында, йорт тирәсендә, балалар бакчасы, мәктәп, медицина учреждениесе, оешма-предприятиеләр биләмәсендә бизәлгән чыршы булырга мөмкин. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, без бу конкурска катнашучылардан бизәлгән чыршы фотосы һәм бер минутлык видео көтеп калабыз. Бизәлгән чыршы турында сез үзенчәлекле итеп видеода сөйләргә тиеш. Кемнең нәрсәгә фантазиясе җитә. Конкурска эшләрне бары тик yakti.ul76@gmail.com адресы буенча электрон почтага кабул итәбез. Фото һәм видеоларны 24 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 26 декабрьдә редакциядә булачак.
-
Әниләр көне уңаеннан оештырылган "Әнием белән фото" бәйгесе тәмам
Конкурс шартлары буенча без укучыларыбыздан әниләре белән төшкән фотосурәтләрен кабул иттек.Нинди генә яшьтә булуга карамастан,бәйгедә катнашырга мөмкин иде.Төп шартлар буенча, бәйгедә катнашучыларның газетага язылган булулары мөһим иде һәм фотосурәтләрне 25 ноябрьгә кадәр безгә юлларга кирәк иде.
-
«Әнием белән фото»
24 ноябрьдә елның иң көтеп алган бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә. Әни ул һәркем өчен дә олы, изге зат. Дөньяда аңа тиңнәр юк. Әниләр көне уңаеннан «Якты юл» газетасы бәйге игълан итә.
-
«Гаҗәеп су асты дөньясы»
Газета укучылар игътибарына шулай дип исемләнгән конкурска Альберт Кыямовтан килгән хатны тәкъдим итәбез. Альберт Кыямов балачак хыялын тормышка ашырганлыгы хакында – аквариумлы булуы һәм анда балыклар тотуы турында яза.
-
Елның иң баллы вакыйгасы
«Якты юл» газетасы коллективының чираттагы проекты тормышка ашты. Узган шимбәдә «Энергетик» мәдәният сарае мәйданында «Баллы бәйрәм» үтте. Бал кортларының кешелекне яшәтүдәге әһәмиятен һәм затлы ризык – балны зурлау, аның уникальлеген халыкка аңлату, умартачы һөнәренә карата хөрмәт уяту, бу саваплы һөнәр ияләренә ихтирамыбызны күрсәтү максаты белән уздырылган мондый бәйрәм Тукай районында беренче тапкыр узды.
-
«Гаҗәеп су асты дөньясы»
Хөрмәтле газета укучылар! Күпсанлы сорауларыгызны күздә тотып, «Гаҗәеп су асты дөньясы» дип аталган конкурсның шартларына үзгәрешләр керттек. Безгә аквариум булдырырга хыялланган, ләкин укый-яза белмәгән балалары булган ата-аналар мөрәҗәгать иттеләр. Шушы үтенечне искә алып, бәйгедә катнашучыларны яшь ягыннан чикләмәскә булдык. Димәк, конкурста балалар белән беррәттән, теләге булган олы кешеләр дә катнаша ала. Сездән 30 сентябрьгә кадәр хатлар, фотосурәтләр һәм рәсемнәр көтеп калабыз.
-
Кристина балыклар белән ничек дуслашкан?
Бүген без сезгә Борды авылыннан Алена Дусманованың хатын тәкъдим итәбез.
-
Төп геройлар – бал hәм варенье
Көтеп алган җәй үтеп тә бара. Быел ул үзәнчәлекле – кояшлы, эссе көннәре сирәк. Шулай да җәй – җәй инде, без аны яратабыз. Җәйне истә калырлык, сагынып сөйләрлек итәр өчен «Якты юл» газетасы Тукай районында hәм Чаллыда яшәүчеләр өчен чып-чын җәй бәйрәме уйлап тапты. «Баллы фестиваль – бал hәм варенье бәйрәме».
-
«Баллы бәйрәм»гә килегез!
Тырыш умартачылар һәм иң үзенчәлекле кайнатма әзерләүче хуҗабикәләр тиздән «Баллы бәйрәм»дә очрашачак.
-
Елның иң баллы вакыйгасы – «Баллы фестиваль»!
17 августта Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында күңелле бәйрәм көтелә. Бу көнне биредә быелгы балдан һәм төрледән-төрле рецептлар буенча әзерләнгән кайнатмалардан авыз итеп булачак. Билгеле, җәй көне уңган хуҗабикәләр кышка төрле ризыклар әзерләү белән мәшгуль. «Баллы фестиваль«дә Тукай районыннан, Чаллы шәһәреннән, республикабызның төрле төбәкләреннән килгән баллы нигъмәтләр белән танышырга мөмкин булачак. Традицион кайнатмалар белән бергә, үзенчәлекле, эксклюзив кайнатмалар да тәкъдим ителәчәк. Конкурслар, кызыклы тамашалар да көтелә.
-
«Баллы бәйрәм»гә кил!
Авыздан сулар китерерлек «баллы» бәйрәм якынлаша. Вакыты да шул бит – җәй ае.
-
«Гаҗәеп су асты дөньясы»
Табигать адәм баласына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар барысы да – бәяләп бетергесез байлыклар. Җир куенының җиденче катламнары аша бәреп чыгучы саф салкын су үзе генә дә ни тора! Уйлап карасаң, аннан башка бит тереклек тә булмас иде. Безнең бабаларыбыз борын-борынгыдан үз авылларын нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр. Ә суның шифасын, тәнгә, җанга дәвасын саный китсәң...
-
Бүләккә – фотосессия
Газетабызда «Бер мәхәббәт тарихы» дип аталган сәхифә-бәйге барды. Катнашучылар өчен газета укучылар рәсми сайтыбызда үз тавышларын да бирде.
-
Умартачылар, сез кайда?
Салкын кыштан соң без зарыгып эссе җәйне көтеп алабыз. Шәхсән үзем тизрәк июль җитсен иде, дим. Ни өченме? Бу ай үзенең юмартлыгы һәм байлыгы белән аерата аерылып тора. Кырда кызарып пешкән җиләк, яңа гына чабып алынган сусыл печән, әле генә аертылган өр-яңа балның хуш исләре – аңлатып бетермәслек ләззәт. Авыл балалары булгангадыр инде, болар барысы да матур хисләр булып кечкенәдән күңел түренә кереп калган.