Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Баллы бәйрәм»гә кил!

Авыздан сулар китерерлек «баллы» бәйрәм якынлаша. Вакыты да шул бит – җәй ае.

Ә җәй ул татлы җиләк-җимеш пешкән, яңа гына аертылган балның хуш исенә кинәнеп, һәр тарафта өлгергән мул уңышка сөенеп яши торган чор. Җәйнең бер көнен генә дә әрәм итми бушка үткәрмәсәк, ел дәвамында туеныр ризык әзерләргә мөмкин. Соңгы вакытта кайбер район һәм төбәкләрдә басу-кырларны пестицидлар белән эшкәртү нәтиҗәсендә бал кортларының күпләп үлүе күзәтелде. Шуңа да умартачылар бүген бөтен көчләрен умарталарын саклап калуга юнәлтә. Әлеге проблема аркасында быел балга да мохтаҗлык булмагае. Бал яратучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, җирле продукцияне читкә җибәрмәү, үзебезнең халыкка тәкъдим итү максатыннан оештырылган «Баллы бәйрәм« район һәм шәһәр халкына зур ярдәм булыр дип уйлыйбыз. Әлеге чара июль аена планлаштырылган иде, ләкин һава торышының салкынча, яңгырлы булуы сәбәпле, ул августка күчерелде. Һава торышы яхшы торса, тиздән умартачылар яңа бал аертачак. Елның иң беренче балыннан 17 августта «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырылган бәйрәмдә авыз итәргә мөмкин булачак. Бирегә районыбызның һәм республиканың тәҗрибәле умартачылары җыелачак. Шунда ук яңа уңышны сатып алу, татар эстрадасының танылган артистлары чыгышын да карап, рәхәтләнеп ял итәргә була. Ә мәртәбәле җюри «Умарталык патшасы»н, «Умарталык патшабикәсе»н, «Иң матур композиция»не сайлап алачак.
«Баллы» бәйрәмгә үзенә бер бизәк тә кертергә уйладык. Умарта тотучы асыл ир-егетләр янәшәсендә тәмле, үзенчәлекле кайнатма ясаучы гүзәл хатын-кызларыбыз да булачак. Районыбызда төрледән-төрле татлы кайнатма пешерүче хуҗабикәләр барлыгын беләбез. Көндәлек тормышта файдаланмаган, сирәк очрый торган җиләк-җимеш, хәтта нарат күркәсеннән дә кайнатма ясаучылар бар бит. Менә шундый уңган хатын-кызларны да бәйрәмдә, бәйгедә катнашырга чакырабыз. 

Бәйгедә җиңгән умартачылар да, кайнатма әзерләүчеләр дә спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр алачак. «Баллы бәйрәм»дә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар
8 9179077004 һәм 70-16-86 телефоннары буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев