Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Гаҗәеп су асты дөньясы»

Хөрмәтле газета укучылар! Күпсанлы сорауларыгызны күздә тотып, «Гаҗәеп су асты дөньясы» дип аталган конкурсның шартларына үзгәрешләр керттек. Безгә аквариум булдырырга хыялланган, ләкин укый-яза белмәгән балалары булган ата-аналар мөрәҗәгать иттеләр. Шушы үтенечне искә алып, бәйгедә катнашучыларны яшь ягыннан чикләмәскә булдык. Димәк, конкурста балалар белән беррәттән, теләге булган олы кешеләр дә катнаша ала. Сездән 30 сентябрьгә кадәр хатлар, фотосурәтләр һәм рәсемнәр көтеп калабыз. 

Сезнең балагыз, сеңелегез, энекәшегез аквариумда балыклар тотамы? Сезнең аквариумыгыз матур итеп бизәлгәнме? Бәлки сезнең аквариумыгызда гадәти булмаган балыклар йөзеп йөридер? Бәлки анда гадәти булмаган суүсемнәре үсеп утырадыр? Әгәр дә шулай икән – рәхим итеп «Минем аквариум» дигән конкурста катнашырга чакырабыз. Бу мавыгуларыгыз кайчан башланды, бу эштә кем ярдәм итә, аквариумыгызда нинди балыклар яши? Шушылар хакында языгыз. Шулай ук «балыклар өе»н ничек итеп яхшырак итеп үзгәртер идегез. Үзегезнең аквариумыгыз турында языгыз һәм аның фотосын җибәрегез. 
«Хыялымдагы аквариум» исемле язма эшләр һәм рәсемнәр конкурсы – аквариум булдырырга теләгән кешеләр өчен. Күптәннән аквариум хакында хыялланасызмы? Ни өчен аквариумлы булырга телисез? Шул хакта сөйләгез. Сез беренче тапкыр кайчан, кайда аквариум балыкларын күргән идегез? Аларның яшәү урынын нинди суүсемнәр белән бизәр идегез? Хыялыгыздагы аквариумны һәм анда яшәячәк балыкларның рәсемен ясагыз. Үзегез турында да бераз сөйләгез: сезгә ничә яшь, кайда яшисез, кайсы мәктәптә укыйсыз, кайсы балалар бакчасына йөрисез. Үзегезнең фотосурәтегезне җибәрергә дә онытмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев