Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Гаҗәеп су асты дөньясы»

Газета укучылар игътибарына шулай дип исемләнгән конкурска Альберт Кыямовтан килгән хатны тәкъдим итәбез. Альберт Кыямов балачак хыялын тормышка ашырганлыгы хакында – аквариумлы булуы һәм анда балыклар тотуы турында яза.

«Аквариум ул минем өчен – гаҗәеп су асты дөньясы. Балачагымда аквариумлы булырга хыяллана идем. Ләкин ул вакытта аквариум – сулы банкага салынган балыклар гына иде әле минем өчен. Еллар үтү белән су асты дөньясын булдыру теләге көчәйде. Бу хыялымны тормышка ашыру өчен аквариумда балыклар тоту белән бәйле китаплар укыдым, су асты дөньясын өйрәндем. Аквариумда нинди балыклар тотарга була, аларны ничек тәрбияләргә, анда нинди суүсемнәр үстерергә кирәк, су фильтрлаучы аппаратларның кайсысы яхшырак... Боларны өйрәнү өчен бер айлап вакыт кирәк булды. Ике ипотека кредиты түләү сәбәпле, кибеттән яңа әйберләр ала алмадым. Шуңа күрә су асты дөньясын булдыру өчен бөтен кирәкле әйберләрне элек кулланылышта булганнарын алырга туры килде.
Башта аквариум алдык. Ташларны һәм бизәү әйберләрен дусларыбыз бирде. Көтеп алган дулкынландыргыч мизгел – аквариум балыкларын сатып алу чираты җитте. Гаиләбез белән бик озак сайладык балыкларны. Һәм иң симезләрен сатып алдык. Ни өчен? Әгәр дә ки, балыкларны тәрбияләү туйдыра башласа, алардан гарык булсак, кыздырып ашарга да була бит. Билгеле инде, кәефегезне күтәрү, көлдерү өчен генә әйтәм боларын. Аквариум төбенә матур-матур, эреле-ваклы чуерташларны салдык, бизәү әйберләрен тәртип белән урнаштырдык, аннан балыкларны суга җибәрдек. Бу эшләрне рәхәтләнеп башкардык. Алай да бер ләкине булды. Тормыш иптәшемне аквариум алырга күндерергә, гаҗәеп су асты дөньясына карата кызыксыну уятырга туры килде. Бу эштә биш яшьлек кызым ярдәмгә килде. Бездә яңа мәшәкатьләр хәзер: балыкларга җим алабыз, атна саен аквариумдагы суны алыштырабыз... Шуңа да карамастан, мин бик шат, чөнки балачак хыялым тормышка ашты».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев