Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Умартачылар, сез кайда?

Салкын кыштан соң без зарыгып эссе җәйне көтеп алабыз. Шәхсән үзем тизрәк июль җитсен иде, дим. Ни өченме? Бу ай үзенең юмартлыгы һәм байлыгы белән аерата аерылып тора. Кырда кызарып пешкән җиләк, яңа гына чабып алынган сусыл печән, әле генә аертылган өр-яңа балның хуш исләре – аңлатып бетермәслек ләззәт. Авыл балалары булгангадыр инде, болар барысы да матур хисләр булып кечкенәдән күңел түренә кереп калган.

Элек, гадәттә, ел саен июльнең 20ләреннән соң авылда колхоз балы бирәләр иде. Махсус савыт-саба тоттырып бал алып кайтуны гаиләдә миңа йөклиләр иде. Ул балны тутырганда аның куелыгына, төсенә, борыннарны кытыклап алган хуш исенә шакката идем... Бу бит табигать могҗизасы! Бал ул – тәнгә сихәт, җанга дәва. Элек-электән бик күп авыруларны бал белән дәвалаганнар, хәзер дә ул үзенең кыйммәтен югалтмый.
Ә шушы бал белән мәтрүшкәле чәйдән дә тәмле һәм файдалы ризык бармы икән? Бик күпләр юк дияр һәм ялгышмас та. Бал кортлары бетсә, дүрт елдан соң кешелек тә бетә дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Балның кеше организмына тәэсирен өйрәнгән галимнәр фикере бу. 
Кешегә бәйрәм ясау, иң уңган умартачыларны кешегә таныту һәм яңа гына аертылган балдан авыз иттерү максатыннан 27 июльдә Чаллының «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда Бал бәйрәме үтәчәк. Без бу хакта хәбәр иткән идек инде. Билгеле булганча, монда умарта тотучылар арасында бәйге дә, республиканың танылган артистлары катнашында концерт программасы да, ярминкә-сату да булачак.
Үзләренең балларын сатып, иң оста умартачы икәнлекләрен күрсәтергә теләүчеләрдән гаризалар кабул итәбез. Бүгенге көндә Бал бәйрәмендә катнашырга дүрт умартачы теләк белдерде.

Бәйгедә катнашырга теләвең турында 70-16-86, 8 917-907-70-04 телефон номерлары буенча шалтыратып әйтергә була.

Тукай районында һәм якын-тирә районнарда җыелган балдан авыз итәргә һәм бал сатып алырга теләгән һәркемне бәйрәмгә чакырабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев