Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Елның иң баллы вакыйгасы – «Баллы фестиваль»!

17 августта Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында күңелле бәйрәм көтелә. Бу көнне биредә быелгы балдан һәм төрледән-төрле рецептлар буенча әзерләнгән кайнатмалардан авыз итеп булачак. Билгеле, җәй көне уңган хуҗабикәләр кышка төрле ризыклар әзерләү белән мәшгуль. «Баллы фестиваль«дә Тукай районыннан, Чаллы шәһәреннән, республикабызның төрле төбәкләреннән килгән баллы нигъмәтләр белән танышырга мөмкин булачак. Традицион кайнатмалар белән бергә, үзенчәлекле, эксклюзив кайнатмалар да тәкъдим ителәчәк. Конкурслар, кызыклы тамашалар да көтелә. 

Кайнатма – борынгыдан килгән тәмле сый. Ул патшалар табынында да, гади крестьян өстәлендә дә торган. Тик ул заманнарда кайнатманы бал белән ясаганнар. Шикәр комы фәкать 18 гасырда гына барлыкка килгән һәм кыйммәт торган. Кайнатма ясау хуҗабикәнең ризык әзерләүгә осталыгын күрсәткән. Кайнатма сүзе кайнату сүзеннән алынган. Тик осталар белә: сүз чамасын белеп кайнату турында бара. Кагыйдә буларак, иң тиз рецепт буенча кайнатма 5 минут эчендә әзер була. Төп таләп – сыйфатлы булсын, җиләк-җимеш төсен дә, формасын да югалтмасын. Кайнатмалар арасында классик рецептлар белән әзерләнгән кура җиләге, җир җиләге, алма, чия вареньелары бик популяр. Ә безнең фестивальдә ассортимент бик бай булачак – чыршы күркәсе, балан, кабак, кавын кайнатмаларын әзерләүчеләрне дә көтәбез. Аларга үзләренең осталыкларын күрсәтергә тулы мөмкинлек биреләчәк. «Йолдызлар»га бүләкләр дә каралган. 
Үзләре әзерләгән кайнатмаларны матур итеп тәкъдим итү осталыгын да бәяләячәкбез. Сезнең барыгызны да көзге муллыкның үзенчәлекле багланышы булган татлы да, кызыклы да, күңелле дә бәйрәм көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев