Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Кристина балыклар белән ничек дуслашкан?

Бүген без сезгә Борды авылыннан Алена Дусманованың хатын тәкъдим итәбез. 

«Су асты дөньясы бик матур, үзенчәлекле һәм бик тә кызыклы. Анда гадәти булмаган үсемлекләр һәм суүсемнәр, төрле төстәге балыклар, медузалар, кыслалар, кабырчыклар, акулалар, дельфиннар, диңгез аты, диңгез әтәче, гигант китлар һәм тагын әллә ниләр бар. Су асты дөньясындагы могҗизалар минем балаларда да бик зур кызыксыну уятты.
Бер ел элек олы кызым Кристина «Чулпан» балалар бакчасына йөри башлады. Балам миннән елап кала башлагач, тәрбияче апалары аны аквариумдагы балыкларны карарга алып кереп китә иде. Бер көн, ике көн, өч көн бергә балыкларны карадылар, ашаттылар. Аннары инде Кристина ияләште, берүзе йөгереп кереп балыкларны күзәтә башлады. Өйгә кайткач, балыклар турында әңгәмәбез бик озак дәвам итә, сорауларга җавап кына табып бетер. Нигә берсе сары, икенчесе кызыл? Нигә алар суда яшиләр? Нигә безнең өйдә дә балыклар юк? Балыклар ничек сөйләшә? Шуннан башланды да инде Кристинаның су асты дөньясы белән кызыксынуы. Хәзерге көндә Кристина сеңлесе Карина белән икәү бергә балалар бакчасындагы балыкларны күзәтәләр, су асты дөньясын өйрәнәләр. Балаларымның хыялы – өйдә дә аквариум белән балыклар тоту».

Фото Алена Дусмановадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев