Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Оста итеп чәкчәк пешерүчеләр арасында үткәрелүче «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесе буенча НИГЕЗЛӘМӘ

Авыл җирлекләрендә чәкчәк пешерүче осталар бәйге шартлары белән кызыксына башлады инде. Узган елда беренче тапкыр оештырылган бу бәйге сынау гына иде. Анда иң кыюлар катнашып, үзләрен сынап карады. Ә Тукай районында мондый осталар йөзләгән. Кемдер чәкчәкне үз туганнарын сыйлау өчен генә әзерләсә, кем өчендер инде бу – яшәү өчен акча эшләү чыганагы. Ничек кенә дисәң дә, бу яктан районда көндәшлек зур. Шуңа күрә үзләрен күрсәтеп, танылырга теләүчеләр дә аз түгел. Чәкчәкне тәмле итеп, җиренә җиткереп пешерү дә бөтен кешенең дә хәленнән килми, әлбәттә, ул – зур тырышлык һәм осталык сорый торган хезмәт. Һәм, ниһаять, без быел да кабаттан осталарның нәрсәгә сәләтле икәннәрен күрәчәкбез.  Бәйгенең сайлап алу турларын үткәрү район җитәкчелеге тәкъдиме белән Башкарма комитетның мәдәният бүлегенә йөкләнде. Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренең халыкка якынрак булуын исәпкә алып, алар аны җиренә җиткереп, үз катнашучыларын бөтен сыйфатларын искә алып, күрсәтәчәк. Сайлап алу туры осталар арасында чын ярыш формасында үтәргә һәм истә калырлык булырга, һәр авылда чын бәйрәмгә әйләнергә тиеш. Бәйгене матур итеп оештырып чыгуда без авыл җирлекләре башлыклары ярдәменә өметләнәбез. Чөнки һәр җирлектән булган катнашучы үз авылы данын яклаячак, авылларын тәкъдим итәчәк. Шуңа да сайлап алу турында да, финалда да һәр катнашучының җанатарлары булсын иде. Оста чәкчәк пешерүче булу бер хәл булса, шушы татлы ризыкны матур итеп халык алдында күрсәтә белү дә кирәк бит. Ә җанатарларның залда булуы һәр катнашучыга җиңүгә дәрт өстәячәк. 

1. Бәйгене оештыручылар
1.1. «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе, Тукай районы Башкарма комитеты белән берлектә.

2. Гомуми нигезләмәләр
2.1. «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесе Тукай районында чәкчәк пешерү буенча иң яхшы останы ачыклау, традицияләрне саклау һәм популярлаштыру, халыклар арасында дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итү, шулай ук Ватанга мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

3. Максат һәм бурычлар:
«Якты юл» («Светлый путь») газетасын популярлаштыру;
төрле яшьтәге кешеләргә үзләрен иҗади яктан күрсәтү өчен мөмкинлекләр бирү;
Ватанга, туган нигезгә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләүне үз эченә алган гореф-гадәтләрне саклап калу.

4. Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе, бәяләү критерийлары, жюри эше
4.1. Бәйге турындагы Нигезләмәнең шартлары белән килешеп, билгеләнгән вакыт аралыгында гариза биреп, теләге булган һәркем конкурста катнаша ала. Бәйгедә катнашу бушлай. Конкурста катнашкан һәркем үзен шәхси яктан ачарга тиеш.
4.2. Бәйге ике этапта үтә:
1 этап – кустлар буенча (барлыгы 6 куст) сайлап алу турлары авылларда үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча 6 катнашучы сайлап алына. (Берәр куст буенча катнашучылар булмый калган очракта, чәкчәк пешерү осталары күп булган куст буенча ике җиңүче билгеләнергә мөмкин);
2 этап – финал, аның нәтиҗәләре буенча төп бер җиңүче билгеләнә.
Һәр этапта катнашучыларның эшләрен жюри бәяли. (01.02.2009 елның 2нче санлы боерыкның 4 нче кушымтасы).
4.3. Бәйгедә катнашучылар һәр этапта жюрига өй шартларында әзерләнгән чәкчәк һәм үзләрен күрсәтеп берәр номер тәкъдим итәләр. 
Жюри катнашучыларның эш-ләрен түбәндәге критерийлар буенча бәяли:

  • тышкы кыяфәт, бизәлеш;
  • чәкчәкнең төсе, исе;
  • камырның уңганлыгы;
  • сироп сыйфаты;
  • май сеңдерү дәрәҗәсе;
  • тәм сыйфатлары (балы җитәме, шикәр кушылмаганмы);
  • чәкчәкләрнең бер төрлелеге;
  • үзеңне күрсәтә белү (тәкъдир итү).

Жюри вәкилләре катнашучыларның эшләрен 1дән 5кә кадәр баллар белән бәяли һәм алар махсус бәяләү битенә теркәлә. Барлык жюри вәкилләренең дә баллары һәр катнашучы буенча туплана. Беренче этапта иң күп балл җыйган алты катнашучы сайлап алына. Алар үзара ярышуны финалда дәвам итәләр. Анда да жюри куйган баллар нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган бер җиңүче билгеләнә.
4.4. Ике яки аннан да күбрәк катнашучы тигез баллар җыйган очракта, җиңүче жюри вәкилләренең күпчелек тавышы белән билгеләнә. Тавыш биргәндә, һәр жюри вәкиле бер тавышка ия, финалистлар өчен бирелгән тавышлар тигез булган очракта, жюри рәисе тавышы хәлиткеч булып тора.
4.5. Карар жюри рәисе яки аны алмаштыручы зат тарафыннан имзаланган беркетмәдә теркәлә.
4.6. Бәйге нәтиҗәләре жюри балларны санап, җиңүчене ачыклаганнан соң игълан ителә. Нәтиҗәләрне игълан итү һәм җиңүчене бүләкләү 2020 елның 27 мартында Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында үтәчәк.

5. Үткәрү вакыты
5.1. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 21 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт, «Якты юл» газетасы редакциясе яки гаризаларны yakti.il76@gmail.com электрон адресына җибәрергә мөмкин, шулай ук 89179077004 телефоны буенча да гариза тапшырып була.
5.2. Бәйгенең сайлап алу турлары 2020 елның 03.02; 04.02; 05.02; 06.02; 07.02; 08.02. көннәрендә Тукай районы мәдәният учреждениеләрендә үткәрелә. 
5.3. Финал 2020 елның 27 мартында Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында була. Бәйгегә йомгак ясау концерт программасы белән бергә алып барыла.

6. Конкурсның приз фонды
Номинантлар спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр алачак. Шулай ук дипломнар белән бүләкләү каралган. 
Сайлап алу турында финалга үтмәгән катнашучылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 

Белешмәләр өчен телефон: 8-917-907-70-04

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев