Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Әнием белән фото»

24 ноябрьдә елның иң көтеп алган бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә. Әни ул һәркем өчен дә олы, изге зат. Дөньяда аңа тиңнәр юк. Әниләр көне уңаеннан «Якты юл» газетасы бәйге игълан итә.

Хөрмәтле укучыларыбыз, без сездән әниләрегез белән төшкән фотосурәтләрегезне көтеп калабыз. Нинди яшьтә булуга карамастан, бәйгедә катнашырга мөмкин. Редакциябезгә юлланган фотолар өчен tukai-rt.ru сайтында тавыш бирү оештырылачак. Тәэсирле фото ияләре редакциядән махсус бүләкләр алачак. Иң күп тавыш җыйган әни турында газетабызда да язачакбыз.
Фотосурәтләр 25 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне 29 ноябрьдә бүләкләячәкбез.

Җиңүчеләргә бүләкләрне «Рәхмәт» кибете тәкъдим итә. Ул Яр Чаллы шәһәре «Палитра» сәүдә үзәгендә 2нче катта һәм «Омега» сәүдә үзәгендә 1нче катта урнашкан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кадерле редакция хезмәткәрләре! Кереп тавыш бирүе бик авыр