Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Гаҗәеп су асты дөньясы»

Табигать адәм баласына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар барысы да – бәяләп бетергесез байлыклар. Җир куенының җиденче катламнары аша бәреп чыгучы саф салкын су үзе генә дә ни тора! Уйлап карасаң, аннан башка бит тереклек тә булмас иде. Безнең бабаларыбыз борын-борынгыдан үз авылларын нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр. Ә суның шифасын, тәнгә, җанга дәвасын саный китсәң...

Иң сокландырганы һәм таң калдырганы – ул гаҗәеп су асты дөньясы. Күпме байлык һәм нигъмәт бар анда: гадәти булмаган үсемлекләр һәм суүсемнәр, төрле төстәге балыклар, куркыныч акулалар, дәртле дельфиннар, гигант китлар, саный китсәң, бик күп алар. Без әлбәттә, бу байлыкларны газета-журналлардан укып беләбез, телевизордан күрәбез. Ә бик күпләр шушы су асты матурлыкларын көн саен күреп торырга гадәтләнгән. Ничекме? Әлбәттә инде аквариум турында сүзебез. Өйләрендә суүсемнәр, төрледән-төрле балыклар тоткан кешеләр мондый гүзәллеккә карап көн саен соклана ала. Алай гына да түгел, аквариумның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә психикага уңай тәэсирен турында да онытмаска кирәк. Стресстан арыну, тынычлану, уйларыңны тәртипкә салу һәм башка уңай якларын бик күпләп санарга мөмкин. Бигрәк тә балалар өчен әһәмияте зур аның. Балыклар артыннан караган бала, беренчедән, игътибарлы булырга, тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәнә, икенчедән, күпне белергә омтылучан булып үсә, хөрмәткә өйрәнә. Менә шуларның барысын да истә тотып, без каникуллар чорында балалар арасында «Гаҗәеп су асты дөньясы» дип исемләнгән бәйге игълан итәргә булдык. 
Конкурста өендә аквариум тотучы, төрледән-төрле суүсемнәр, балыклар үрчетүче һәм шулай ук аквариум турында хыялланучы балалар катнаша ала. Аквариум тоту теләге каян барлыкка килде, балыкларны карарга кем ярдәм итә һәм кемнәр бу хакта әле хыяллана гына, нинди балыклар үрчетергә тели, нинди суүсемнәр белән аквариумны бизәр иде – һәркем үзенең теләкләре турында язып, безгә фотолар, рәсемнәр белән җибәрә ала. Язмада үзең турында да мәгълүмат булуы шарт. Бәйгедә 3тән 16 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Хатлар yakti.ul76@gmail.com адресы буенча кабул ителә. Моннан тыш, аларны газетаның Вконтакте, Инстаграм рәсми төркемнәрендә дә калдырырга була. Матур эчтәлектәге хатлар һәм фотосурәтләр, рәсемнәр газета битләрендә басылачак. Бәйге җиңүчеләре «Минем аквариум» һәм «Хыялымдагы аквариум» дигән номинацияләр буенча билгеләнәчәк. Үзләрен сынап карарга теләгән барлык балаларга да уңышлар телибез һәм хыялыгызны чынга ашырырга курыкмагыз, дибез. 

Җиңүчеләргә бүләкләрне «Аквариум үзәге» тәкъдим итә.
Биредә аквариумнар, суүсемнәре, балыклар, аквариум өчен кирәк-ярак товарлар сатыла.

Лилия Киямутдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев