Авылым, кешеләрең синең рубрикасы буенча яңалыклар
-
Журналист авылдашыбыз
Ел башында ук район китапханәләр системасы Тукай районының 45 еллыгы уңаеннан «Тукай хатын-кызы» дигән иҗади бәйге игълан иткән иде. Берничә язмам район газетасында, башка газеталарда басылып чыкты. Тукта әле дим, район оешып, аның саф татар телендә «Якты юл» газетасы чыга башлаган көннән алып, басманы оештырышып, беренче мәкаләләрен язган, 45 ел буе шунда эшләгән, әле хәзер дә газетада төрле язмалары чыгып килә торган талантлы журналист Заһидә апа Нәбиуллина Күзкәебездә яшәп ята, авылның җәмәгать тормышында актив катнаша. Шулай уйладым да, мөхтәрәм кешебез турында да язарга нияләдем.
-
Унҗидедә ут эченә кергән
Мөфтәх Әнсаф улы Нуретдинов кичә, 24 июньдә, 95 яшен тутырды. Күз тимәсен, егетләр кебек әле ул. Редакциябезгә дә үзе рульдә утырып килүен әйткәч, хәйран калдык. Мөфтәх ага Нуретдиновны танып белүчеләр дә күптер, чөнки ул Җиңү бәйрәме көннәрендә Чаллы урамнарындагы банерлардан безне елмаеп сәламләүчеләрнең берсе бит. Гасырга тиң гомер юлы узган ветеранның истәлекләре бихисап. Аның кичергәннәрен газета битләренә генә сыйдыру мөмкин түгел. Шуңа күрә ул сагынып искә алган иң гыйбрәтле вакыйгаларның берникадәрен сайлап алдык. Сүзне ветеранның үзенә бирәбез.
-
Дәрәҗәле исем
«Тукайагрохимсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең минераль ашламалар базасы җитәкчесе Нурхания Әхмәтшина дәрәҗәле бүләккә лаек булды.
-
Эштән куркып тормыйбыз!
Тукай районы хуҗалыкларында мәктәп укучыларын җәйге каникулда ярдәмче буларак эшкә алу тәҗрибәсе күптәннән килә торган традиция. «С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, әлеге традицияне дәвам иттереп, быел да 10 июньнән үсмерләрне кабул иттеләр. Хуҗалыкның Мерәстәге терлекчелек комплексында без аларның берничәсе белән танышып кайттык.
-
Санкт-Петербургтан – җиңү белән!
Князево җирлегендә эшләп килүче «Умырзаялар» балалар хореографик ансамбле «Балтийская радуга» халыкара фестиваль-бәйгедә катнашты. Ул Санкт-Петербургта үтте.
-
Эзләгән эз калдыра
«Ярыш» хуҗалыгында күп еллар агроном булып эшләгән, авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, күпсанлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, «Татарстанның атказанган агрономы» дигән мактаулы исемгә ия булган Әзһәм Сазхыевка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.
-
Илнар Минекәев: «Мин – җир улы!»
Илнар Минекәев – тумышы белән Әгерҗе районы Үтәгән авылыннан. Мәктәпне тәмамлауга егет авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт юлын башлаган. Туган авылы Үтәгәннең басу-кырларында иген иккән, җир эшкәрткән. 2010 елдан «Кама» агрофирмасында эшли. Бер сүз белән әйткәндә, ул – авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәле механизатор. Илнар Минекәев быел Сабантуй мәйданының түрендә булачак. Ул – районның кыр батыры!
-
Иң гуманлы һөнәр ияләре
8 июнь – халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан район хакимияте бинасында иң гуманлы һөнәр ияләрен хөрмәтләү тантанасы булды.
-
Хисләренең төсе – чигү җепләрендә
Ут күршебез Башкортстан Республикасы Аскын районы Күнгәк авылында туып-үскән Рәсилә 1971 елда Яр Чаллыга КамАЗ төзелешенә килә. Байтак еллар «Сельстрой» берләшмәсендә хезмәт куя. Гигант төзелешкә килгән меңәрләгән яшьләрне үзенә сыендырган авылларда йортлар, терлек фермалары төзи бу оешма. Аннары Рәсилә ханым трамвай йөртүче һөнәрен үзләштерә, 50 яшенә кадәр үз эшенә тугры кала. Аннары, сәламәтлеге какшау сәбәпле, вахтер булып эшли башлый. Гомере буе тынгысыз хезмәттә булган ханымның куллары үзеннән-үзе эш сорап тора. Чигү җепләренә хисләренең төсен кушып, аларны табигатьнең, тормыш-яшәешнең җанлы бер кисәге итү менә шул чорда башлана да инде.
-
Хезмәт аша табылган бәхет
27 май – Китапханәләр көне Хезмәт аша табылган бәхет Аның бөтен уе, тормыш максаты хезмәткә юнәлгән. Югыйсә, бу кадәр эшләр башкарырга нинди көч-кодрәт җитсен ди. Ул көндез дә, төнен дә китаплар белән, әйтерсең лә, китаплар эчендә ул әлегә белмәгән, ишетмәгән сер ята. Сүзем Боерган авылы китапханәчесе Флүзә ханым Сәлимова турында. Аның белән танышуым «Якты юл» газетасында эшләгән елларда булды. Ул редакциягә үзе үткәргән чаралар турында язып китерә иде. Исем китеп укый торган идем ул язмаларны. Алардан Флүзә ханымның эшен бик тә яратканлыгы сизелә иде. Игенчеләргә, терлекчеләргә, озак еллар бергә яшәгән парларга дан җырлый иде ул.
-
Күршең үзеңнән яхшы булсын
Без үскәндә әниемнең шундый сүзләрен еш ишетә идем. Ә менә халык теленә кергән әлеге гыйбарәнең асылы турында уйлап та караган булмады. Яши-яши төшендем мин аңа. Яшәү урыннарын, фатирларны алыштырырга, билгеле инде, күнегелгән күршеләрдән аерылырга туры килде.
-
Бәхетләренең нигез ташы нык
Боерган авылында Халыкара гаилә көне кысаларында бик матур бәйрәм узды. Авылның 45, 50, 55, 60 ел бергә гомер иткән үрнәк парлары белән очраштык. Гомерләрен хезмәттә үткәргән, яшь буынга үрнәк булырлык күркәм эшләр башкарган кешеләрнең гомер сәхифәләрен барладык.
-
Мәхәббәт бар ул!
Гаилә – кеше тормышының иң әһәмиятле өлеше. Кеше тормыш мәшәкатьләреннән арып-талгач гаилә учагы тирәсендә ял итә, рухи көч ала. Бер дә юкка гына халкыбыз «Гаилә – җылы учак, күңелләргә бирә сихәт» дип әйтмәгән. Бер-берсенә терәк-таяныч булган, бер-берсенә бәхет бүләк иткән парлар районыбызда бихисап. Яңа поселогында 60 ел бергә тату гомер кичергән Гәүһәр белән Каим Хисаметдиновлар нәкъ менә шундый гаилә корып яшәгәннәр. Кызганычка, Каим ага гына моннан ике ел элек якты дөньядан киткән.
-
Аулашның «тере тарихы»
93 яшь! Азмы соң бу, әллә күпме? Шушы сорауга җавап эзләп, туган көне белән котларга дип, без Аулаш авылында яшәүче Михаил Кириллович Палладиевларга юл тоттык.
-
Хәтер дәрьясы тирән
Моннан нәкъ 35 ел элек, 26 апрельдә, ил халкын тетрәндереп, хафалы чаң йокыдан уятты – Чернобыль атом электр станциясендә шартлау булган. Ул мизгелдә авариянең колачын да, коточкыч югалтуларны да чамалап булмый иде әле. Интернет мәгълүматларына караганда, Чернобыль һәлакәте китергән бәла-казаларны бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнашкан. Аларның 30 меңе нурланыш алу аркасында һәлак булган. Нурланыш китереп чыгарган авырулардан ике миллионлап кеше иза чигә, шуларның дүрттән бере – балалар.