Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Санкт-Петербургтан – җиңү белән!

Князево җирлегендә эшләп килүче «Умырзаялар» балалар хореографик ансамбле «Балтийская радуга» халыкара фестиваль-бәйгедә катнашты. Ул Санкт-Петербургта үтте.

Районыбыздан 8-14 яшьтәге 22 бала катнашты. Яшь биючеләребез биш номер әзерләгән булган. Алар уңышлы чыгыш ясады: 2нче һәм 3нче дәрәҗәдә лауреат, беренче һәм икенче урынлы дипломнар белән бүләкләнделәр.
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Марина Межуева һәм хореограф Александра Тартаринова әйтүенчә, балалар Санкт-Петербургта берничә көн яшәгән. Шәһәрнең танылган урыннары буенча сәяхәт итәргә дә өлгергәннәр. Екатерина сарае, «Спас на крови» чиркәве, Фаберже музее, «Аврора» крейсеры һәм «Ал җилкәннәр» корабын күргәннәр. «Балаларга әлеге сәфәр нык ошады, яхшы хис-кичерешләр белән кайттылар», – дип бүлеште остазлары.
/ Фото Александра Тартаринова алынды.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X