Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Эштән куркып тормыйбыз!

Тукай районы хуҗалыкларында мәктәп укучыларын җәйге каникулда ярдәмче буларак эшкә алу тәҗрибәсе күптәннән килә торган традиция. «С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, әлеге традицияне дәвам иттереп, быел да 10 июньнән үсмерләрне кабул иттеләр. Хуҗалыкның Мерәстәге терлекчелек комплексында без аларның берничәсе белән танышып кайттык. 

Җәйге каникул – балаларның китап-дәфтәрләрдән, мәктәптән аерылып яши торган вакыты. Унбиш-уналты яшьлек үсмерләрнең кайберләре менә шул вакытны файдалы итеп үткәрә белә – эшкә урнаша. Кемдер үз кирәгенә күпме дә булса акча эшләү мөмкинлеген карый. Әти-әнисе киңәшен тотып, аларга ярдәм итү теләге белән эш урыннары эзләүчеләр булырга мөмкин. Ләкин, ни дисәк тә, замана балаларын беренче чиратта матди як кызыксындыра, билгеле. 
Руфинә, Адилә, Элина, Реназ, Рушан, Фидаил. Алар белән без «С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖнең Мерәстәге терлекчелек комплексына баргач таныштык. Каникулларын файдалы итеп үткәрү нияте белән әлеге балалар җәй башыннан ук эшкә урнашканнар. Үзләренең бераз акча эшләү нияте белән килүләрен яшермиләр. Кулларыннан килгәнчә хуҗалыкка файда китерүләрен дә аңлыйлар, әлбәттә. 
Руфинә Гатиуллина, Адилә Солтанова, Элина Сәйфуллина – Мерәс кызлары. Өчесе дә бик тыйнаклар. «Төрле эшләр башкаручы булып урнаштык. Көчебездән килмәслек эш кушмыйлар, шуңа күрә авыр түгел. Көн саен төрле эш. Әйтик, бүген малайлар азык таратса, без сөт саву җиһазларын юарга ярдәм итәбез. Идәннәр юарга туры килә. Чүп үләннәрен чабып, корпус тирәләрен себереп җыештырырга ярдәм итәбез», – диләр. Аларның инде тәҗрибәләре бар: Адилә – өченче, Руфинә икенче елын эшли. Ә Элина аларга быел кушылган. 
Элинаның әтисе Илгиз Сәйфуллин – шушы хуҗалыкта шофер, Адиләнең әнисе Лилия Солтанова осеменатор булып эшли. Бу турыда үзләреннән сораштырып белгәч: «Әти-әниләрегез мәҗбүри алып килмәгәндер бит?» – дип кызыксынам. Юк икән. «Әти-әниләр ирексезләми, үгетлисе дә юк, без үзебез теләп киләбез», – дип елмаялар кызлар. 
Егетләр Реназ Сабирҗанов, Рушан Зарипов, Фидаил Борһанов та җәйге эшкә үз теләкләре белән алынганнар. Фидаил быел мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлаган, укуын Яр Чаллы медицина колледжында дәвам итәргә ниятли. Рушан Зарипов Иске Абдул мәктәбенең 9нчы сыйныфына бара, физиканы яратам, ди. Киләчәктә һөнәр сайлауда да шул фәнгә таянмакчы. 
 «Эшкә чыкканыбызга бер атнадан артык, киләсе килмәгән көн булганы юк әле. Августның уннарына кадәр эшләргә ниятлибез. Эшне ферма мөдире Гөлназ апа Мөхәммәтдинова билгеләп куйган була. Ул безне ачуланмый, барысын ипләп кенә аңлата. Безгә барысы да кечкенәдән таныш. Авылда яшәгәч, әти-әниләр маллар асрагач, нәрсәсеннән куркып торыйк, мондагы кебек эшләрне өйдә дә кечкенәдән эшлибез бит инде», – диләр егетләр өчесе беравыздан. 
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның хисапчысы Илсур Сафин белдерүенчә, һәр ике бригадада да җәй буе мәктәп укучылары өчен эш бар. Шуңа күрә үсмерләрне ел саен җәлеп итәләр, терлекчелек комплексында, ындыр табагында, мастерскойда ярдәмче эшләргә алалар. Урып-җыю чоры җитсә, егетләр комбайнчы ярдәмчеләре булып урнаша.
«Балалар әти-әниләре белән бергә киләләр. Без барлык таләпләргә туры китереп, гаризаларын алабыз, эшкә кабул итәбез, урнаштырабыз. Эшләгәне өчен вакытында акчасын алгач, ел саен кызыксынып кабат килүчеләр бар. Билгеле, күбесе үзебезнең җирлектә яшәүче егетләр һәм кызлар. Кайберләренең әти-әниләре, туганнары шушы хуҗалыкта. Быел берничә егет күрше Теләнче Тамак авылыннан да килеп урнаштылар. Балаларга хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре яхшылап аңлатыла. Инструктажлар даими үткәрелә. Үсмерләр ферма мөдирләре, бригадирлар күзәтүе астында эшлиләр. Эш сәгатьләре, ял көннәре – барысы да билгеләнгән норматив буенча бирелә», – дип балаларның җәйге эшен оештыру тәртипләре турында сөйләде Илсур Әхмәдуллович. 
Сәйдәшев хуҗалыгында барлык хезмәткәрләрне ел әйләнәсе бушлай тукландыру оештырылган. Җәйге каникулда эшләүче балалар да бушлай төшке аш белән тәэмин ителә. Сүз уңаеннан, әти-әниләре шушы хуҗалыкта эшләгән балаларның һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның мәктәптә туклануы уку елы дәвамында хуҗалык исәбеннән алып барыла. 
Җәйге каникулны файдалы итеп үткәрүгә килгәндә исә, махсус әзерлек таләп ителмәгән, өстәмә куллар кирәк булган эш урыннарын теләге булган һәркем таба ала. Көче җитә торган эш булсын да, эшләгәненә түләсеннәр генә.
/ Ризидә Камалова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев