Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Безнең яшьләр талантлы һәм максатчан

Тукай районы яшьләре нәкъ шундыйлар. Иске Җирекле авылында Бөтенроссия яшьләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәм чарасы «ТАССРның 100 еллыгы» паркында оештырылды.

Кичкә таба, кояш кызуы сүрелә төшкәч, Иске Җирекле кешеләре һәм килгән кунаклар бәйрәм булачак мәйданга җыелды. Өлкәннәр дә, балалар да читтә калмады әлеге чарадан. Алар өчен районыбызның сәхнә осталары, Чаллыдан «Например» кавер-группасы, Казаннан килгән ди-джей Мазис (Mazis) чыгыш ясадылар. Районыбызның «Тукайлар» шаяннар һәм тапкырлар клубы җыелма командасының чыгышы көтелмәгән бүләк һәм бәйрәмнең бер матур бизәге булды. Исегездә булса, күптән түгел генә алар Татар КВН лигасының («Әйдә, шаяРТ!)» финалында уйнап вице-чемпион булганнар иде.  
Паркта балалар аеруча күп булды. Алар өчен оештыручылар аерым программа әзерләгән: аквагрим, батутлар, сабын куыклары тамашасы балаларның берсен дә битараф калдырмады. Алар зур сабын куыкларын куып шатланыштылар. Ә фотозонада озын таяк-аякларга менеп баскан артистлар белән рәхәтләнеп рәсемгә төштеләр. 

Иң яхшыларга – бүләкләр
Туган җирләрендә тырышып эшләүче сәләтле һәм кыю яшьләр аерым билгеләп үтелде. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров аларга бүләкләр тапшырды. Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илнур Гәрәев һәм «Яшәү урыны буенча яшьләр клубы» бюджет учреждениесе тренер-укытучысы Рамил Закиров ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чаралар оештыруга керткән өлешләре өчен ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Рамил Закировка һәм районыбызның «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр үзәге» учреждениесе директоры Азалия Низамиевага яшьләр сәясәтен үткәрүгә керткән өлешләре өчен ТР Яшьләр эшләре министрлыгының рәхмәте белдерелде. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә тырышып эшләгәннәре һәм яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен «Татарстан» совхозы поселогындагы «Лебедушка» өстәмә белем бирү учреждениесенең музыка җитәкчесе Инна Җиһаншина, «Яшәү урыны буенча яшьләр клубы» бюджет учреждениесенең яшьләр белән эшләүче белгече Гүзәл Гаффарова, Сәмәкәй мәдәният йорты директоры Илгиз Хәйруллин район башлыгының Мактау грамотасына ия булдылар. Круглое Поле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Лиана Сафиуллинага, Тукай районы «Спорт мәктәбе» бюджет учреждениесе» тренерлары Артемий Артемьев белән Венер Зайцевка актив иҗтимагый тормыш алып барганнары һәм яшьләр сәясәтен үстерүгә өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. 

Яшьләр сәясәте
Тукай районында яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Үсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә «ФОРПОСТ» яшьләр хокук саклау хәрәкәтеннең 12 отряды максатчан эш алып бара. Шулай ук үсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау белән шөгыльләнүче 19 отряд бар, алар 263 активистны берләштерә. Тукай район советы каршында Яшьләр парламенты оештырылды. Аның составындагы 46 яшь тукайлы гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия, хезмәт һәм мәшгульлек, хокук саклау, спортны үстерү, яшьләрнең ялын оештыру һәм мәгълүмат ярдәме күрсәтү комиссияләрендә эшлиләр. Теләнче Тамакта, Түбән Суыксуда, Иске Абдулда, Яңа поселогында оештырылган яшьләр клубларына 135 үсмер йөри. «Яшь гвардия» бөтенроссия яшьләр оешмасының Тукай районы бүлегенә берләшеп, яшьләребез ел дәвамында төрле патриотик акцияләрдә һәм проектларда катнашып киләләр. Яшь тукайлылар республиканың КВН хәрәкәтендә актив катнашалар: районның җыелма командасы Татар КВН лигасының барлык этапларында яхшы чыгыш ясап финалга чыкты. 

Ничек яшисез, яшьләр?
Яшьләр көне кысаларында «Якты юл» газетасы яшь буын вәкилләреннән районда яшьләрнең ничек яшәве, алар өчен шартларның тудырылуы белән кызыксынды. Кыскасы, алар канәгатьме, нинди мәсьләләләрне хәл итәсе бар? 

Рөстәм Хәйдәров, эшмәкәр, блогер: 
– Мин районда яшьләрнең төрле яклап үсеше өчен бар мөмкинлекләр тудырылган дип саныйм. Шулай да, мәсәлән, безнең Биклән авылында футбол һәм волейбол мәйданчыклары тик тора. Үсмерләр бит хәзер күп вакытларын интернетта үткәрә. Мин моны яхшы дип тә, начар дип тә әйтмим, әлбәттә. Заманасы шул бит, интернетсыз булмый. Районның үз Боз сарае төзелсә яхшы булыр иде. Төрле мәдәни чараларны үткәргәндә аларны рекламалау җитми. Әйтик, КВН командасы чыгышлары турында радиодан алданрак хәбәр итсәләр, безнең җанатарлар да күбрәк булыр иде. 

Реклама

Маргарита Газимова, КВН җыелма командасы катнашучысы, район мәдәният һәм ял үзәге директоры урынбасары:
– Мин Тукай районы яшьләренә яшәү җиңел дип саныйм. Монда бик күп инициативаларны тормышка ашырырга ярдәм итәләр. Район җитәкчелеге идеяләрне гамәлгә кую өчен финансларны да табарга тырыша. КВН уеннарына әзерләнгәндә дә безгә бик нык булыштылар. Мин башка район егет-кызлары белән дә сөйләштем, мондый ярдәм бик сирәк урында гына. Гомумән, район яшьләренә килгәндә, алар бик актив, төрле бәйгеләрдә катнашалар, грантлар оталар. Дөрес, бүген халыкны тарту җиңел түгел, ләкин активистлар бар. Аларның исемлеге тагын да тулыланыр дип өметләнәбез. 

Алия Исламова, дектер ялындагы әни:
– Шартларны бар дип тә, юк дип тә әйтергә мөмкин. Без – яшь гаилә. Ирем белән берничә ел авыл мәдәният йортында эшләдек. Эшкә Чаллыдан йөрдек. Нинди булса да торак белән тәэмин итүне сорап кая гына мөрәҗәгать итмәдек – файдасы булмады. Нәтиҗәдә эштән китәргә карар иттек. Ә болай, авыл мәдәният йортларында яшьләр өчен дискотекалар үткәрелә, бильярд уйнау мөмкинлеге бар, районда бассейн, спорт комплекслары эшли. Яшьләргә үсү мөмкинлекләре бар. Бер Бикләндә генә дә яшьләр арасында көрәш буенча ике спорт мастеры бар. Мондый казанышлар, әлбәттә, бик сөендерә. 

Нияз Сәрвәров, көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы:
– Районда яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган дип саныйм. Әгәр мондый мөмкинлекләр һәм яхшы тренерлар булмаса, мин Татарстан һәм Россия чемпионнары булуга ирешә алмас идем.  Мин әнием белән әтиемә Тукай районында яшәүне сайлаганнары өчен рәхмәт әйтәм.

/Рөстәм Зәкиев фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X