"Якты юл" газетасы - Тукай районы
26 апрель бөтен татар халкы өчен иң изге, иң мөкаддәс бәйрәм көне. Бу көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган. Районыбыз Тукай исемен йөртүе белән горурланабыз. Мәләкәс авылының яңартылган мәдәният йортында Тукаебыз туган көнгә багышлап туган тел бәйрәме үткәрелде.
Тукай районында «Галактика балалары» исемле лагерь янәдән үз ишекләрен ачыкты. Быел ул Калмия мәктәбе территориясендә урнашкан. Аның үзенчәлеге шунда: биредә балалар бүлмәләрдә түгел, ә ачык һавада – чатырларда йоклый.
Тукай районы яшьләре нәкъ шундыйлар. Иске Җирекле авылында Бөтенроссия яшьләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәм чарасы «ТАССРның 100 еллыгы» паркында оештырылды.
Узган ялларда Тукай районына Россиянең төрле төбәкләреннән ике йөздән артык спортчы килде. Алар барысы да квадроцикл һәм коляскалы мотоциклларда йөрү буенча Россия Чемпионатында катнашучылар. Әлеге экстремаль спорт бәйгесе Әҗмәкәй авылы янында урнашкан мототрассада үтте. Чемпионат Тукай районының 45 еллыгына багышланды.
8 марттан бирле сусыз интегәбез, безгә нишләргә? Иске Гәрдәле авылында яшәүчеләр редакциягә шулай дип мөрәҗәгать иттеләр. Су Гагарин урамындагы берничә йортка килми, аны читтән ташыйбыз, дип яздылар алар.
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хисап җыелышлары башланды. Аларның беренчесе иң эре хуҗалыкта – «Кама» агрофирмасында узды.
Казан сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясаган Тукай районы КВН командасы өенә кайтты. Алар «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының чирекфиналын үтеп, ярымфиналга чыкты.
Җырлы-биюле, күңелле һәм моңлы – башкача була да алмый. Чаллының «КАМАЗ» мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-2021» ачык республикакүләм телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты шулай үтте.
Районның гүзәл затлары өчен «Энергетик» мәдәният сараенда концерт үтте. Хатын-кызларны район башлыгы Фаил Камаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлады. Алар һәр хатын-кызга сәламәт булуларын, тәүфыйклы балалар үстерүләрен теләделәр.
0