Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Тукаебызга багышлап

26 апрель бөтен татар халкы өчен иң изге, иң мөкаддәс бәйрәм көне. Бу көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган. Районыбыз Тукай исемен йөртүе белән горурланабыз. Мәләкәс авылының яңартылган мәдәният йортында Тукаебыз туган көнгә багышлап туган тел бәйрәме үткәрелде.

Тукай әсәрләрендәгечә  мәдәният йорты каршындагы мәйдан печән базарына әйләнгән. Монда үзләренә чакырып тавыш бирүче алыпсатарлар да, сәүдәгәрләр дә, музыкантлар да хәттә печән күшәп торган кәҗә дә бар иде. Ә кунакларны Су анасы белән Шүрәле каршы алып торды.
Мәдәният йорты залында район үзәк китапханәләр челтәре тарафыннан оештырылган “Без-Тукай оныклары” исемле бәйгедә катнашкан балаларның иҗат эшләре куелган иде. Шушында ук олылар да, балалар да Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Быел бөек шагыйребезнең тууына 136 ел тулды.
Район башлыгы Фаил Камаев исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин котлады. “Габдулла Тукай яшьтән ятим калган, бик озак авырып яткан, әммә рухы сүнмәгән. Кыска гына гомере эчендә татар халкының мәхәббәтен яулап алырлык шигырьләрен язган, бөек әдип булып танылган. Яшьләр аның тормышын һәм иҗатын өйрәнеп үрнәк алсыннар иде,”- диде ул.
Аннан Айрат Хәбибуллин, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рашат Фәйзрахманов, мәгариф идарәсе башлыгы Әлфәт Сабиров, Яр Чаллы Язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин  һәм килгән кунаклар Тукай бюстына чәчәкләр куйдылар.
Туган тел бәйрәме күңелле концерт белән дәвам итте. Анда “Без-Тукай оныклары” исемле бәйгедә катнашкан балаларны  котладылар. Тукай турында иҗат иткән шигырьләре, ясаган рәсемнәре буенча җиңүчеләр билгеләнгән иде. Бәйгедә катнашучыларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

/Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев