Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәхнәдә – гүзәл затлар

Районның гүзәл затлары өчен «Энергетик» мәдәният сараенда концерт үтте. Хатын-кызларны район башлыгы Фаил Камаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлады. Алар һәр хатын-кызга сәламәт булуларын, тәүфыйклы балалар үстерүләрен теләделәр. 

2020 ел коронавирус вәзгыяте белән истә калды. Әлеге чир белән көрәшүдә Тукай районы хатын-кызларының роле зур булды, дип билгеләп үтте Фаил Камаев. «Әлбәттә, яңа шартларда эшләү берәүгә дә җиңел бирелмәде. Безнең шәфкать туташлары, табиблар ундүрт тәүлеклек сменада, өйләренә дә кайтмыйча, бертуктамый эшләделәр», – диде ул. Башка тармакларда да хатын-кызларыбызның хезмәте олы мактауга лаек. 
Әлфия Когогина да хатын-кызларыбыз турында бик матур фикерләрен җиткерде: «Хатын-кыз һәрвакыт беренче чиратта балалары, әти-әниләре, якыннары турында кайгырта. Элек-электән яхшылык, мәрхәмәтлелек белән бәйле хезмәтләрдә гүзәл затларыбыз эшләгән. Табиблар, тәрбиячеләр, социаль хезмәткәрләрнең дә күпчелеге хатын-кызлар». Бәйрәм кичәсендә катнашкан гүзәл затларыбыз Әлфия Когогинадан махсус бүләкләргә дә ия булды.
Чара төрле һөнәр ияләрен берләштерде: сыер савучылар, укытучылар, шагыйрәләр, кошчылык фермасы операторлары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, хисапчылар, медицина һәм социаль хезмәткәрләр, балалар бакчасында эшләүчеләр бар иде. Хатын-кызлар рәхмәт хатлары, «ТАССРның 100 еллыгы» билгеләре белән бүләкләнде. 
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республикакүләм бәйгесендә җиңгән гүзәл затларны дипломнар белән билгеләп үттеләр. Бу исемгә Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова, Новотроицкоеның «Ромашка» балалар бакчасы мөдире Татьяна Гусева, Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты директоры Дилбәр Гыймазетдинова, Теләнче Тамак авылының тернәк-ләндерү интернат-мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмзия Фәхретдинова лаек булды. 
Концертның аерата көтеп алынган мизгеле – Татарстанның атказанган артисты, моңлы тавыш иясе Филүс Каһировның чыгышы булды. Репертуарындагы яңа җырларны да, халык көйләрен дә башкарды артист. Боерган авылыннан килгән Гөлфия апа Мәхмүтова Филүс Каһировка, тормыш иптәшеңә бүләк итәрсең дип, үзе бәйләгән оекбаш белән яулык тапшырды. Әле артист белән бергәләп «Сарман көен» дә җырлады ул. Хәтта Филүс Каһировны төзәтеп тә куйды. Бергә җырлаган видеоны газетабызның Инстаграм битендә yakti_ul аккаунтына кереп карый аласыз.
Менә шундый кызыклы, позитив мизгелләр белән истә калды быелгы сигезенче март бәйрәме!

 

Хатын-кызлар бәйрәмнән алган хис-кичерешләре белән дә бүлеште. 

Кәүсәрия Ситдыйкова, Иске Абдул авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе: 
– Хезмәтебезне күргәннәре, бәйрәм-гә шундый бүләк ясаганнары өчен рәхмәт. Эшемне шулкадәр яратам. Клубта мин ике түгәрәк алып барам. Яшьләр белән дә эшлим, өлкәннәрне берләштергән «Асылъяр» фольклор ансамблебез белән горурланам». 

 

Гөлнара Рөстәмова, «Миннехузина» КФХда сыер савучысы, Бакчасарай авылы:
– Фермада икенче елымны эшлим. Эшебез иртәнге дүрттә башлана, зарланмыйбыз. Менә шундый олы бәйрәмнәргә чакырып хөрмәтләгәч күңелгә тагын да җылы керә. Эшлисе килеп кенә тора». 

 

Дилбәр Гыймазетдинова, Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты директоры:
– Безнең эш шуның белән рәхәт – без халык арасында, балалар, өлкәннәр белән бергә. Мәдәният йортыбызда 1988 елдан оешкан «Мизгел» уен кораллары ансамбле эшли, «Нур» халык театры бар. Аллага шөкер, эшебезне күрәләр, бәялиләр». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев