Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелле каникуллар!

Тукай районында «Галактика балалары» исемле лагерь янәдән үз ишекләрен ачыкты. Быел ул Калмия мәктәбе территориясендә урнашкан. Аның үзенчәлеге шунда: биредә балалар бүлмәләрдә түгел, ә ачык һавада – чатырларда йоклый. 

Лагерьдә Актаныш, Зәй, Сарман, Лениногорск районнарыннан килгән 62 бала ял итә. Беренче сменаның иң кече катнашучысына – 8 яшь, ә иң олысына – 17. Оештыручылар сүзләренә караганда, лагерьдә җиде көнлек өч смена каралган. «Балалар өчен кызыклы программа булдырырга тырыштык. Бер атна дәвамында спорт ярышлары, «Аҗаган» уены, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм байкерлар белән күрүшеләр көтелә. Шулай ук лазертаг уйнарбыз дип торабыз, анда көндәшләргә лазерлы нур белән атарга кирәк», – дип бүлеште Шилнәбаш авылы мәктәбе тарих укытучысы Светлана Пигалева.
Балалар белән һәрвакыт әйдаманнар шөгыльләнә. Аларның күбесе Казан югары уку йортларын һәм  Чаллы педагогия унивеситетын тәмамлаучылар. Әйдаманнар видео монтажлау осталыгына да өйрәтә, әлегә балалар лагерь тормышының иң кызыклы мизгелләрен телефоннарына төшерә. Смена ахырына якынлашкач һәр отряд кечкенә фильм ясаячак. 
Лагерьдә балалар тәүлек буена ачык һавада йөри. «Походлар да оештырасыз мосың?»,  – дип кызыксынабыз оештыручылардан. Баллар яңа урыннарны
өйрәнергә бик ярата бит!
«Роспотребнадзор таләпләре нигезендә коронавирус белән бәйле рәвештә лагерь территориясеннән читкә чыгу рөхсәт ителми. Бәтке авыл җирлеге Круглое Поле авылына бассейнга барырга ниятләгән идек, әмма бу уйдан баш тартырга туры килде», – диләр оештыручылар.
Лагерь хезмәткәрләре әйтүенчә, биредә ял итүчеләрне биш тапкыр ашаталар, ризыклары тәмле. 
«Ата-аналар кайгыртучан бит инде алар. Аларга балалар тук булмаслар кебек тоеладыр инде. Үзләре белән монда энергетик эчемлекләр, чипсы, сохари алып килүчеләр байтак. Болар барысы да бездә тыелган. Бу зарарлы ашамлыкларны балалардан алырга һәм тартмаларда сакларга туры килә. Инде берничә тартма булды. Безнең ата-аналарга үтенечебез зур: лагерьга тәм-томнар алып килмәгез», - дип өнди оештыручылар.

 / Фото С. Пигалевадан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев