Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшь йолдызлар

Җырлы-биюле, күңелле һәм моңлы – башкача була да алмый. Чаллының «КАМАЗ» мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-2021» ачык республикакүләм телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты шулай үтте. 

Концертта Тукай районының яшь артистлары да катнашты – сайлап алу этабын уңышлы үткән конкурсантлар чыгыш ясады. Алар төрле юнәлештә көч сынашты: «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләре», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Җырга иң яхшы текст», «Иң яхшы видеоклип». 
Кичәгә район башлыгы Фаил Камаев та килде. Шөкер, сәләтле һәм тырыш балаларыбыз аз түгел. Алар арасында җыр-бию ансамбльләре – «Татарстан» совхозы поселогындагы «Энҗе», Комсомолецтан «Сандугач» коллективлары. Соло-вокал буенча яшь тукайлылардан Платон Низамеев, Айсылу Тошева, Данил Әюпов, Аделина Галләмова, Самирә Галиуллина, Эдуард Чернуцкий һәм Альмир Нуретдинов исемнәре җыр-моң яратучыларга яхшы таныш. 
Фестиваль туган тел-
ләр һәм халыклар бердәм-леге елына багышланды. Әлеге чараның тарихы бай, ул 1998 елдан бирле үткәрелә. Җырчы Айдар Сөләйманов һәм «Голос» программасында катнашып танылган Динә Гарипова һәм Сәидә Мөхәммәтҗанова, кебек җырчылар да үз вакытында фести-вальнең конкурсантлары исемлегендә булганнар. Һичшиксез, «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашу – яхшы тәҗрибә һәм өйрәнү мәктәбе. 
Фестивальнең зона этаплары әле дәвам итә: алар Казан, Баулы, Зәй, Актаныш, Чирмешән, Биектау, Балык Бистәсе, Апас һәм Яшел Үзәндә уза. Тукайлылар хәзер фестивальнең башкалабыз Казанда үтәчәк этабында көч сынашачак. Анда Комсомолец поселогыннан «Сандугач» ансамбле, соло-вокал номинациясендә Платон Низамеев, Айсылу Тошева, Данил Әюпов, Аделина Галләмова, Эдуард Чернуцкий һәм Альмир Нуретдинов чыгыш ясаячак. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале суперфиналы Казанның «УНИКС» залында 17-21 апрельдә үтәчәк. Гала-концерт исә 22 апрельдә узачак. Фестивальнең Гран-при җиңүчеләренең исемнәре игълан ителәчәк соңгы гала-концерт 29 апрельдә «Пирамида» залында була. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X